Сыерны ташладык, кәҗә асрый башладык
Гел истә, узган гасырның сиксәненче елларында безнең Эзмә авылыннан көтүгә йөзгә якын сыер малы чыга иде. Иртәнге, чыбыркысын шартлатып, көтүчеләр урамнан үтәр, сыер куган хатын-кызлар сөйләшеп торыр, өр-яңа хәбәрләр шунда ишетелер, ул арада әниләр җылы сөттән каймак аертыр иде...
Хәзер, әйтсәң кеше ышанмас, Эзмәдә көтү чыкмаганга өченче ел дип беләм....