Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабалы ялган документлар нигезендә фондтан бер миллион сум акча алуга ирешкән

Саба районы прокуратурасы гаризасы нигезендә Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы төбәк бүлеге файдасына бер миллион сум акча эзләп алынды. Тикшерү вакытында ачыкланганча, "Саба" күмәк предприятисендә эшләгән Мөнир Әхмәтов 2008 елның апрелендә үзенә 1994 елда хезмәт урынында имгәнүче буларак иминият түләүләре билгеләүне сорап ялган документлар нигезендә иминият фондына гариза язган. Гаризага...

Саба районы прокуратурасы гаризасы нигезендә Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы төбәк бүлеге файдасына бер миллион сум акча эзләп алынды.

Тикшерү вакытында ачыкланганча, "Саба" күмәк предприятисендә эшләгән Мөнир Әхмәтов 2008 елның апрелендә үзенә 1994 елда хезмәт урынында имгәнүче буларак иминият түләүләре билгеләүне сорап ялган документлар нигезендә иминият фондына гариза язган. Гаризага производствода булган бәхетсезлек очрагы турында Н-1 формалы акт, больничныйда булуы, эш урыныннан иминият түләүләре алмавы хакында белешмә теркәгән. Шулай итеп, М.Әхмәтов ялган документлар нигезендә фондтан барысы 1027185,50 сум акча алуга ирешкән.

Әмма прокуратура тикшерүе М.Әхмәтов белән хезмәт урынында андый бәхетсезлек очрагы булмавын раслады. Н-1 формалы актта фамилияләре булган элекке "Саба" предприятиесе хезмәткәрләре имзаларның үзләренеке түгеллеген аңлаттылар. Нәтиҗәдә Россия эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлеге тикшерүчесе карары нигезендә 2013 елның июлендә ялган документ ясаучыга карата җинаять эше кузгатылды. Әмма Россия Конституциясенең 20 еллыгы уңаеннан игълан ителгән амнистия нигезендә әлеге эш туктатылды.

Район прокуратурасы шушы җинаять нәтиҗәсендә иминият фондының төбәк бүлегенә китерелгән 1027185,50 сум күләмендәге зыянны М.Әхмәтовтан эзләп алуны сорап судка гариза белән мөрәҗәгать итте. Теләче район судының 2014 елның 17 июнендә законлы көченә кергән карары нигезендә прокуратура гаризасы тулысы белән канәгатьләндерелде.

Рөстәм Сәлахов,

район прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев