Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бу көнне һәр мөселман узе дә ихлас шатланып, башкаларны да куандырып, чын күңелдән бәйрәм итәргә тиеш

Рамазан-мөселманнарның каһарманлык ае.Бу - һавалы һәм купшы сүзләр түгел. Дөрестән дә, җәйнең кыл уртасында, аның иң озын һәм эссе чорында 19-20шәр сәгать ашамый-эчми тору, алай гына да түгел, ярты төнгә кадәр тәравих намазлары уку, күзләрне начар күренешләрдән, колакларны яман сүзләр ишетүдән, телне гайбәт һәм буш сүзләр сөйләүдән саклау олы сабырлык...

Рамазан-мөселманнарның каһарманлык ае.Бу - һавалы һәм купшы сүзләр түгел. Дөрестән дә, җәйнең кыл уртасында, аның иң озын һәм эссе чорында 19-20шәр сәгать ашамый-эчми тору, алай гына да түгел, ярты төнгә кадәр тәравих намазлары уку, күзләрне начар күренешләрдән, колакларны яман сүзләр ишетүдән, телне гайбәт һәм буш сүзләр сөйләүдән саклау олы сабырлык һәм түземлелек кенә түгел, чын батырлык иясе булуны да таләп итә. Рамазан аенда яхшылык, игелек кылучылар гадәти айларда эшләгән бер савап урынына йөзләрчә, хәтта меңнәрчә савап алдылар. Менә хәзер шушы көннәрнең олы бәйрәме җитә. Әлбәттә, ураза аеның һәр көне дә мөселман кешесе өчен бәйрәм ул. Көн азагында, кояш баегач ләззәтләнеп Аллаһ биргән нигъмәтләр белән авыз ачу (ифтар мәҗлесләре), сусау халәтен басу кабатланмас мизгелләр бүләк итә.

Безнең Саба җәмигъ мәчетендә дә ифтар ашлары үткәрелде.Ул шәхси кешеләрнең махсус биргән иганәләренә оештырылды. Ифтар табынына килгәннәр тәравих намазларына калдылар. Ифрат дәрәҗәдә әҗерле бу намазларны Төркиядән килгән имам Мустук Риза оглу Аксой хәзрәт үткәрде. Аның төрек мәкаме (аһәңе) белән азан әйтүе, Коръән аятьләрен укуы һәркемнең күңеленә үтеп керде, күзләрен чылатты.

Рамазан аеның соңгы ункөнлегендә игътикяф (мәчеттә торып, кунып гыйбадәт кылу) гамәлияте башланды. Бигрәк тә Кадер киче исеме белән билгеле 27 нче кичә истәлекле булды.Чөнки анда кеше гомерендә бер яки берничә мәртәбә генә укыла торган аеруча саваплы Тәсбих намазы укылды.

Бу олы айның гүзәл бәйрәме булып гает көне якынлаша. Бу көн исән сау Рамазан аен үткәреп, уразалар тотып, өстебездә булган бер фарызны үти алганыбызга шатланып бәйрәм итә торган мөбарәк көндер. 28 июль - дүшәмбе иртәсендә мәчетләргә җыела башлау вакыты - иртәнге намазга азан әйтелү белән, ягъни 3 сәгать 10 минутта. Иртәнге намазның фарызы - 4 сәгатьтә. Аннан соң бәйрәм вәгазе укылачак. Гает намазы - 5 сәгатьтә. Өйләргә таралу - 5 сәгать 30 минутта. Гает фитыр көнне аш-сулар әзерләп, кардәшләрне һәм фәкыйрьләрне туендыру, сәдакалар бирү, Коръән уку, мохтаҗларга ярдәм итү, туганнарның, дус-ишләрнең хәлләрен белү сөннәт булган эшләрдер.Мөселман кешесе узе дә ихлас шатланып, башкаларны да куандырып, бу көнне чын күңелдән бәйрәм итәргә тиеш.

Мәчетләргә фитыр сәдакасы (ул быел гаиләдәге һәр кеше башыннан кимендә 50 сумнан башлап) әрҗәләре куелды. Аны гаеткә кадәр биреп бетерү саваплы.

Рамазан бәйрәме мөбарәк булсын!Аллаһ Сүбханә вә Тәгалә илләребезгә-көннәребезгә киләсе айларда да хәерле иминлекләр, тынычлыклар бирсен.Һәркемгә иман байлыгы, тән сихәтлеге, күңел сафлыгы телибез. Тоткан уразаларыбыз, укыган намазларыбыз, кылган догаларыбыз Аллаһы Тәгалә хозурында кабул булсын!

Илдар Яхъя

Саба җәмигъ мәчете имам-хатыйбы.

Рәсемдә Саба мәчетендә Тәравих намазлары үткәргән төркияле Мустук Риза оглу Аксой хәзрәт.

Илмира Галимуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев