Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 27 август 2014 яңалыклары

    • 27 август 2014 - 11:59
      "Әгәр әтиебез исән булса, быел август аенда аңа 60 яшь туласы иде..."
      Вәсилә Фәттахова башкаруында «Әтиемә» җырын ишеткән саен күңелләр тулып, елыйсы килә башлый. Мин 24 яшемә кадәр әти сүзен әйтә алуым белән бәхетле идем.
    • 27 август 2014 - 09:48
      Ана яңа туган сабыен җиденче каттан "кирәк булмаганга" ташлаган
      Казанда чүплек савыты янында бала мәете табылу турында инде хәбәр иткән идек. Тикшерүчеләр ачыклаганча, "Кварт" кунакханәсенең 7 катыннан тәрәзәдән ташланган баланың анасы Әлки районыннан. Нарасый аның инде өченче баласы. Әлегә ике баласының кайда булуы турында мәгълүмат юк. Тикшерү изоляторына озату алдыннан, хатынны табиблар тикшереп, җинаять кылган вакыттта аның тулысынча үз...
    • 27 август 2014 - 09:29
      Саба бистәсендә юл-транспорт һәлакәте [+фото]
      2014 елның 21 августына Саба бистәсенең бертигез дәрәҗәдә булмаган юллары кисешкән һәм хәрәкәт көйләнми торган чатында (Аграр көллият каршында) юл-транспорт һәлакәте була. 1991 елгы "ВАЗ-21140" машинасы шоферы төп юлдан килүче чит ил машинасына юл бирми. Нәтиҗәдә, машиналар бәрелешә, "ВАЗ-21140" машинасы пассажиры төрле тән җәрәхәтләре белән Саба үзәк хастаханәсенә озатыла. Мәгълүмат...
    • 27 август 2014 - 06:42
      Эчүдә алдынгылыкны бирмибез: районда 7 ай эчендә җан башына 6,2 литр алкоголь эчемлеге сатылган
      Мәгълүм булганча, алкоголь базарын көйләү буенча федераль хезмәт боерыгы нигезендә 1 августтан Россиядә ярты литрлы ак аракыга иң түбән бәя 220 сум итеп билгеләнде. Шуннан да арзанрак аракы сатыларга тиеш түгел һәм әлеге таләпнең үтәлешен Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе контрольдә тота. Аракыга минималь бәя кую, шулай ук спиртлы эчемлекләрне...
    • 27 август 2014 - 06:35
      Рәис Миңнеханов районыбызның үрнәк гаиләләрен кабул итте
      27 августта Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше белән берлектә республиканың иң яхшы, үрнәк гаиләләрен кабул итәчәк. Безнең районнан әлеге тантанага Байлар Сабасында яшәүче, пар канатлар булып 49 ел гомер кичерүче Суфия һәм Нурислам Насыйбуллиннар гаиләсе бара. Кичә районыбызның үрнәк гаиләләрен Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов та кабул...
    • 27 август 2014 - 06:10
      Игътибар: районда Республика көненә багышланган велоузышлар үткәреләчәк
      30 август көнне районда Республика көненә багышланган велоузышлар үткәреләчәк. Максаты - районда велосипед спортын популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен, олимпия идеалларын пропагандалау, иң көчле велосипедчыларны ачыклау, Ярышларда теләгән, табиб белешмәсе булган һәркем катнаша алачак. Яшь буенча бүленеш түбәндәгечә: I-VIII сыйныфлар, X-XI сыйныфлар, 19-29 яшьлекләр, 30-44 яшьлекләр, 45 яшьтән өлкәннәр. Ярышларга старт...
    • 27 август 2014 - 05:37
      Районыбызда “Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясе дәвам итә
      Районыбызда "Мәктәпкә җыенырга булыш!" хәйрия акциясе дәвам итә. Укытучылар киңәшмәсендә барысы 29 укучыны сәхнә түренә чакырдылар. Аларга Саба муниципаль районы башкарма комитеты, "Таттелеком"ның Саба электр элемәсе бүлеге, "Агрохим", "Татагро", "Сельхозснаб", "Икмәк", "Аш-су", "Татмитагро", "Алмаз холдинг" җәмгыятьләре, "Бадыйков", "Дәүләтшин", "Мөбарәкҗанов", "Гафиятуллин", "Хәсәнов" шәхси предприятиеләре, Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе, район үзәк хастаханәсе,...
    Реклама