Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эчүдә алдынгылыкны бирмибез: районда 7 ай эчендә җан башына 6,2 литр алкоголь эчемлеге сатылган

Мәгълүм булганча, алкоголь базарын көйләү буенча федераль хезмәт боерыгы нигезендә 1 августтан Россиядә ярты литрлы ак аракыга иң түбән бәя 220 сум итеп билгеләнде. Шуннан да арзанрак аракы сатыларга тиеш түгел һәм әлеге таләпнең үтәлешен Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе контрольдә тота. Аракыга минималь бәя кую, шулай ук спиртлы эчемлекләрне...

Мәгълүм булганча, алкоголь базарын көйләү буенча федераль хезмәт боерыгы нигезендә 1 августтан Россиядә ярты литрлы ак аракыга иң түбән бәя 220 сум итеп билгеләнде. Шуннан да арзанрак аракы сатыларга тиеш түгел һәм әлеге таләпнең үтәлешен Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе контрольдә тота. Аракыга минималь бәя кую, шулай ук спиртлы эчемлекләрне сатуга чикләр билгеләү дәүләткүләм программаның, халыкның алкогольле эчемлекләр куллануын киметү максатын күздә тоткан юнәлешләрнең берсе. Әлегә моңа ирешүдән ерак торабыз. Әйтик, районда 2014 елның 7 аенда җан башына 6,2 литр алкоголь эчемлеге сатылган. Бу күрсәткеч белән Саба Арча зонасына кергән 6 район арасында алдынгы урында кала бирә. Арчада бу күрсәткеч - 6,8, Балтачта - 6,3, Кукмарада - 5,2, Әтнәдә - 5,0, Теләчедә - 4,8 литр тәшкил итә. "1995 елның 22 ноябрендә чыккан Федераль закон нигезендә бөтен төр алкогольле продукцияләрдә федераль һәм акциз маркалар булырга тиеш,- дип хәбәр итә дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Радик Локманов.- Бу маркалар продукциянең ялган түгеллеген раслаучы фактор да булып тора. Махсус маркасыз алкогольле продукция чыгарган, саткан өчен админист­ра­тив һәм җинаять җаваплылыгы каралган".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев