Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибар: районда Республика көненә багышланган велоузышлар үткәреләчәк

30 август көнне районда Республика көненә багышланган велоузышлар үткәреләчәк. Максаты - районда велосипед спортын популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен, олимпия идеалларын пропагандалау, иң көчле велосипедчыларны ачыклау, Ярышларда теләгән, табиб белешмәсе булган һәркем катнаша алачак. Яшь буенча бүленеш түбәндәгечә: I-VIII сыйныфлар, X-XI сыйныфлар, 19-29 яшьлекләр, 30-44 яшьлекләр, 45 яшьтән өлкәннәр. Ярышларга старт...

30 август көнне районда Республика көненә багышланган велоузышлар үткәреләчәк. Максаты - районда велосипед спортын популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен, олимпия идеалларын пропагандалау, иң көчле велосипедчыларны ачыклау, Ярышларда теләгән, табиб белешмәсе булган һәркем катнаша алачак. Яшь буенча бүленеш түбәндәгечә: I-VIII сыйныфлар, X-XI сыйныфлар, 19-29 яшьлекләр, 30-44 яшьлекләр, 45 яшьтән өлкәннәр.

Ярышларга старт сәгать 11дә Эзмә авылындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәл яныннан биреләчәк. Финиш Саба-Тимершык һәм Шәмәрдән-Казан юллары кисешкән урында. Призлы урыннарны алучылар Грамоталар, акчалата призлар белән бүләкләнәчәк. Ярышта катнашучыларның башларында сак­лагыч велошлем булуы мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев