Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ана яңа туган сабыен җиденче каттан "кирәк булмаганга" ташлаган

Казанда чүплек савыты янында бала мәете табылу турында инде хәбәр иткән идек. Тикшерүчеләр ачыклаганча, "Кварт" кунакханәсенең 7 катыннан тәрәзәдән ташланган баланың анасы Әлки районыннан. Нарасый аның инде өченче баласы. Әлегә ике баласының кайда булуы турында мәгълүмат юк. Тикшерү изоляторына озату алдыннан, хатынны табиблар тикшереп, җинаять кылган вакыттта аның тулысынча үз...

Казанда чүплек савыты янында бала мәете табылу турында инде хәбәр иткән идек.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, "Кварт" кунакханәсенең 7 катыннан тәрәзәдән ташланган баланың анасы Әлки районыннан. Нарасый аның инде өченче баласы. Әлегә ике баласының кайда булуы турында мәгълүмат юк.

Тикшерү изоляторына озату алдыннан, хатынны табиблар тикшереп, җинаять кылган вакыттта аның тулысынча үз акылында булганлыгын раслаган. Җинаятьче ана үз гаебен танып, баланы туу белән "кирәк булмаганга" 7 каттан җиргә ташлаганын белдерә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, сабый җиргә төшкәннән соң алган җәрәхәтләрдән үлә, димәк ана баласын исән килеш тәрәзәдән аткан.

Хатынга карата "ананың баласын үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Ул 5 елга ирегеннән мәхрүм ителергә яки шул ук вакытка мәтбүри эшләргә озатылырга мөмкин, дип хәбәр итә Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев