Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 24 февраль 2015 яңалыклары

    • 24 февраль 2015 - 12:12
      Шәмәрдән - Казан трассасында бүген авария булган
      Теләче районы Шәмәрдән-Казан трассасының 84нче километрында 24 февраль көнне иртәнге сәгат 09:01 минутта ике машина бәрелешә. Аварияның төп сәбәпләре һәм купме кеше җәрәхәт алганы әлегә ачыкланмаган.
    • 24 февраль 2015 - 11:53
      Сарманда мәктәп укучылары арасында үткән чаңгы ярышында сабалылар беренчелекне алдылар
      20-22 февраль көнне Сарман авылында мәктәп укучылары арасында Татарстан Республикасы Чемпионаты ярышлары узды. Саба районы спортчыларының нәтиҗәләре: 10 км ераклык, классика: 1 урын Миннегулов Руслан 2 урын Җиһаншин Ильшат 3 урын Ваийсов Улугбек 3 урын Галәметдинова Язилә Эстафета: Ир-егетләр 1 урын, Кызлар 2 урын. Командалар арасында Саба районы беренчелекне алды....
    • 24 февраль 2015 - 10:47
      Россиядә самогон аппаратларына ихтыяҗ өч тапкыр арткан
      Россиядә узган ел самагон аппаратларын сату күләме өч тапкыр арткан. Бу хакта шул аппаратларны ясый торган Чиләбә көнкүреш товарлар заводы хәбәр итә. Аларнын сүзләре буенча предприятиянең 2014 ел дәверендәге кереме 300% арткан. Соңгы арада самагон куучылар өчен торле курсларның да ихтыяҗы арта дигән сүз йори. Россиядә бу аппаратларынын бәяләре 2...
    • 24 февраль 2015 - 07:32
      Сак бул, өстеңә боз төшмәсен!
      Ниһаять, язга да кереп барабыз. Әмма вакытны ашыктырмыйк әле - урамда нибары март ае якынлаша. Шуңа күрә дә кайбер үзенчәлекләрне истә тоту мөһим.
    • 24 февраль 2015 - 07:12
      Машина тәрәзәсен каралту кыйбатка чыгачак
      Татарстанда машина тәрәзәләрен «каралтырга» яратучылар саны һаман да шактый югары булып кала бирә. 2015 ел башланып әле ай ярым вакыт кына узуга карамастан, ЮХИДИ идарәсе вәкилләре 8,7 мең шундый хокук бозу очрагын ачыклаган инде. Билгеле булганча, машина пыялаларын тонировкалау караңгыда аеруча куркыныч. Мондый шартларда машина хуҗасының юлдагы вәзгыятьне контрольдә тоту...
    • 24 февраль 2015 - 06:42
      Татарстанда полиция хезмәткәре тормыш иптәшен үтерүдә шикләнелә
      23 нче февраль төнендә Яр Чаллы шәһәрендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлек башлыгының 36 яшьлек урынбасары, фатирында туган низаг барышында "Сайга" карабиныннан 33 яшьлек тормыш иптәшенә ата. Күкрәк читлегенең сул як өлеше яраланган хатын-кыз урында ук җан бирә. Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Җинаять...
    • 24 февраль 2015 - 05:51
      Саба районы Шәмәрдән авылындагы фатирда янгын чыга
      Бу хәл турында 23нче февраль көнне кич белән фатир хуҗалары янгын сундер хезмәткәрләренә хәбәр итәләр. МЧС хезмәткәрләре килгәндә янгын 2м² га таралган була. Ут чыгуның төп сәбәбе: электр-җылыту приборларын дөрес кулланмау. Хөрмәтле Сабалылар! Ут һәм электр приборлары белән эш иткэндә сак булыгыз, узегезне һәм йортыгызны уттан саклагыз.
    • 24 февраль 2015 - 05:34
      Үз концерты барышында Татарстан җырчысы аягын сындырган
      Җырчы Раян Садриев үз концерты барышында аягын сындырган. Шуңа карамастан ул концертны туктатмаган, ахырына кадәр уздырган. Мамадышта Раян Садриев сальто ясаганда зыян күрә. Ул җырлаганда акробатик этюдларны еш ясый торган була. Шифаханәгә Раян ике көн узгач кына мөрәҗәгать итә. Аның уң аягындагы табан тирәсендә сөяге сынган була.
    • 24 февраль 2015 - 05:05
      Әлмәт юлындагы һәлакәттә 4 кешенең гомере өзелгән
      Фаҗига 23 февраль көнне була. Аның төп сәбәпләре сәбәпләре - юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү һәм машина йөртүченең юлдагы бозлавыкка игътибар итмәве. Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, "Лада Приора" автомобилен йөптүче, башлангыч мәгълүмат буенча, тизлеген арттырган, каршы як полосага чыккан һәм Renault Duster автомобиле белән бәрелешкән. Юл-транспорт...
    Реклама