Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сак бул, өстеңә боз төшмәсен!

Ниһаять, язга да кереп барабыз. Әмма вакытны ашыктырмыйк әле - урамда нибары март ае якынлаша. Шуңа күрә дә кайбер үзенчәлекләрне истә тоту мөһим.

Көннәр җылына башлау белән, боз эри, йорт түбәләрендә тамчы бозлары күбәя. Әле күпләп кар ява, әле суыта. Кыскасы, һава температурасы һәрвакыт үзгәреп, тирбәлеп тора. Сер түгел, ел саен өстенә боз сөңгесе яисә кар өеме төшеп, җәрәхәтләнгән, үлгән кешеләр саны да арта. Шуңа күрә һәрберебезгә сак булырга, куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотарга кирәк. Ишелгалларында, торак йортлар тирәсеннән узганда аеруча игътибарлы булырга тырышыгыз.
Әйтергә кирәк, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре боз сөңгеләрен юк итү, шәһәр урамнарын, йорт түбәләрен кардан һәм боздан чистартуга күп көч куя. Безне бәла-казадан йолып калу нияте белән, комуналь хезмәткәрләре махсус саклык чаралары күрә (мәсәлән, кар яки боз төшү куркынычы барлыгын хәбәр итүче игълан-такталар урнаштыра). Алар безгә, түбәнкамалыларга, сәламәтлегебезгә яисә автотранспортка зыян килүдән сакланырга, барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә.

Лилия НИЗАМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев