Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлмәт юлындагы һәлакәттә 4 кешенең гомере өзелгән

Фаҗига 23 февраль көнне була. Аның төп сәбәпләре сәбәпләре - юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү һәм машина йөртүченең юлдагы бозлавыкка игътибар итмәве. Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, "Лада Приора" автомобилен йөптүче, башлангыч мәгълүмат буенча, тизлеген арттырган, каршы як полосага чыккан һәм Renault Duster автомобиле белән бәрелешкән. Юл-транспорт...

Фаҗига 23 февраль көнне була. Аның төп сәбәпләре сәбәпләре - юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү һәм машина йөртүченең юлдагы бозлавыкка игътибар итмәве.

Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, "Лада Приора" автомобилен йөптүче, башлангыч мәгълүмат буенча, тизлеген арттырган, каршы як полосага чыккан һәм Renault Duster автомобиле белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә "Приора" автомобиле хуҗасы һәм аның ике пассажиры, шулай ук Renault Duster автомобиленең 16 яшьлек пассажиры фаҗига булган урында үлгән. Renault Duster автомобилен йөртүче һәм тагын бер пассажиры төрле дәрәҗә җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев