6 март 2015 яңалыклары
-
Лесхоз бистәсендә гомер кичерүче Рабига Хөснуллинаны тәбрикләделәр [фоторепортаж]
Районыбызда 90 яшьтән узганнарны хөрмәтләү чаралары дәвам итә. Бәйрәм алдыннан районыбыз җитәкчеләре Лесхоз бистәсендә гомер кичерүче Рабига Хөснуллинаны тәбрикләделәр.
-
Республикада хөрмәтләнгән хезмәт ветераны Гөлҗиһан апа Гомәрованың өендә булдык [фоторепортаж]
Иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара хатын-кызлар көненә әзерләнәбез. Шул уңайдан сөйкемле затларны хөрмәтләү республика җитәкчеләренең котлавыннан башлана.
-
Беренче тапкыр галәмгә очкан хатын-кызга буген 73 яшь тулды
Валентина Терешкова үзенең гомер бәйрәмен каршылый. Россиядәге бердән-бер генерал хатын-кызга бүген 73 яшь. Ул 1937 елның 6 мартында Ярослав өлкәсе Масленниково авылында дөньяга килә. 1963 елның 16 июнендә "Восток-6" корабында хатын-кызлар арасында дөньяда беренче булып галәмгә оча һәм орбитада 3 тәүлек була. Валентина галәмгә очуын туганнарына әйтмичә йөргән. Әти-әнисе кызларының...
-
37 яшьлек эшче бункерда тончыгып үлгән
Ир-атның гәүдәсен агач чүбе арасыннан табып алалар. Яр Чаллыдагы "Игилик" предприятиесендә төрле эшләр башкаручыны мастер таба. Алдан фаразлаулар буенча ул агач чүпләре булган бункерга егылып төшкән һәм аннан чыга алмыйча тончыгып үлгән. Әлеге очрак буенча тикшерү бара. Әлмәт таңнары
-
Сабалылар тулысынча кояш тотылуны күрә алачак
20 март көнне Саба районы халкы уникаль күренеш- кояш тотылуны (затмение) күрә алачак. Бу көнне ай тулысынча кояшны каплыйчак. Бу вакыйганы көндезге сәгать бердән алып өчкә кадәр карап була.
-
Биш бала анасы спайс сатып көн күргән
Тәмәке киоскында эшләүче 37 яшьлек хатын наркотикларны эш урынында сата торган булган. Җинаятьчене оперативниклар "контроль сәүдә" вакытында тоткарлый. "Сәүдәгәр"дән 28 доза спайс сатып ала полиция хезмәткәрләре. Алыш-биреш тәмам булу белән хатын-кызның кулына богау эләләр. Тикшерү барышында киоскта тагын 39 доза наркотик тәмәке табып алына. Әлеге гамәле өчен Яшел Үзән шәһәр...
-
Җавапсыз мәхәббәт аркасында 17 яшьлек кыз тәрәзәдән ташланган
Тикшерү комитетының матбугат үзәге мәгълүматларынча, 3 март көнне Әлмәттә 17 яшьлек кыз тәрәзәдән сикерә. Ул җавапсыз мәхәббәт нәтиҗәсендә 5 каттан сикереп, үзенә кул салырга уйлаган. Үсмер кыз исән. Әлмәт таңнары
-
Татарстан шәхси хуҗалыкларына 5 млн баш яшь тавык сатачак
Быелгы җәйге сезонда Татарстан шәхси хуҗалыкларына 5 млн баш яшь тавык сатачак. Узган ел 1 миллионга азрак иде. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә «Татптицепром» ҖЧҖ генераль директоры Марс Алиев белдерде. Бу көннәрдә шәхси хуҗалыкларга 120 көнлек яшь тавыклар сатыла. Якынча тагын бер атнадан алар йомырка сала башлый. Гомумән, авыл хезмәтчәннәре...
-
Су хисаплагычлары куймаучыларга җәй көне суга яңача түлисе
Гражданнар игътибарына!
-
Кеше урлаучыларга хөкем карары чыгарылды
Татарстан тикшерү комитетының Яшел Үзән районы бүлеге туплаган дәлилләр җинаять кылучыларга суд карары чыгару өчен җитәрлек дип табылды. Шулай итеп, 49 яшьлек Роберт Исмәгыйлев белән Вячеслав Баринов озак елга рәшәткә артына озатылды. Башкарган гамәлләренә бәйле рәвештә, алар канунсыз корал саклау, көч кулланып кеше һәм автомобиль урлау, акча таләп итү, аңлы...
-
Казанда узачак чемпионат рекордлы санда катнашучыларны җыячак
Халыкара йөзү федерациясе (FINA) су спорты буенча Казанда узачак дөнья чемпионатында рекордлы санда катнашучылар җыелачагын хәбәр итте. - Беренчел гаризалар кабул ителгәннән соң, Казанда 181 ил вәкиле катнашачагы билгеле булды, - дип хәбәр ителә оешманың социаль челтәрдәге рәсми битендә. - Бу FINAның 2011 елда Шанхайдагы рекорды яңартыла дигән сүз. Анда...
-
Вузга керүчеләр өчен ярдәмгә “Россия вузлары: абитуриент навигаторы – 2015” сайты булдырылган
Бүгенгә навигаторга дәүләтнең 418 һәм дәүләтнеке булмаган 103 югары уку йорты кертелгән.