Халыкара йөзү федерациясе (FINA) су спорты буенча Казанда узачак дөнья чемпионатында рекордлы санда катнашучылар җыелачагын хәбәр итте. - Беренчел гаризалар кабул ителгәннән соң, Казанда 181 ил вәкиле катнашачагы билгеле булды, - дип хәбәр ителә оешманың социаль челтәрдәге рәсми битендә. - Бу FINAның 2011 елда Шанхайдагы рекорды яңартыла дигән сүз. Анда...
Халыкара йөзү федерациясе (FINA) су спорты буенча Казанда узачак дөнья чемпионатында рекордлы санда катнашучылар җыелачагын хәбәр итте.

- Беренчел гаризалар кабул ителгәннән соң, Казанда 181 ил вәкиле катнашачагы билгеле булды, - дип хәбәр ителә оешманың социаль челтәрдәге рәсми битендә.
- Бу FINAның 2011 елда Шанхайдагы рекорды яңартыла дигән сүз. Анда 178 илдән спортчылар көч сынашкан иде.
Сүз уңаеннан, 2013 елда Барселонада узган чемпионатка 177 җыелма командадан спортчылар җыелган булган.
Нет комментариев