Саба таңнары

11 апрель 2015 яңалыклары

  • 11 апрель 2015 - 05:32
    9 айлык бала җил чәчәгеннән үлгән!
    Җил чәчәге авыруы белән чирләп, 9 айлык баланың тән температурасы күтәрелә. Алар сырхауханәгә баргач, балага температура төшерә торган укол ясыйлар һәм яткырырга буш урыннар юк дип өенә кайтарып җибәрәләр. Икенче көнне аның хәле тагын да авырая һәм бала өендә җан бирә. Казанда булган бу фаҗига буенча җинаять эше ачканнар. Хәзер...
    417
    0
    0
  • 11 апрель 2015 - 05:20
    Физик яктан нык укучылар кайда яши?
    Бу сорауга җавапны тиздән беләчәкбез. Бүген башкалабыз Казанда физкультура буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасы башлана.
    391
    0
    0
  • 11 апрель 2015 - 05:14
    Әби куркуыннан тиз арада 46 меңен чыгарып сала
    74 яшьлек пенсионерга билгесез ир шалтырата: аның улы янәсе юл һәлакәтенә очраган. Арест булмасын өчен тиз арада кирәкле сумманы терминал аша җибәрергә кирәк ди. Әби куркуыннан тиз арада 46 меңен кирәкле телефонга сала. Улы белән бар да әйбәт булуын белгәндә инде соң була. Полиция хезмәткәрләре кырыгалдарның Самарада яшәвен ачыклый. Әлмәт...
    397
    0
    0
  • 11 апрель 2015 - 05:11
    Татарстанның иң яхшы тәрбиячесе Бөгелмәдә яши
    8 апрель көнне Казанда "Ел тәрбиячесе-2015" республика конкурсының финалы тәмамланды. Бөгелмәнең 14нче прогимназиясендә хезмәт куючы Людмила Барабошкина "Татарстан Республикасының ел тәрбиячесе-2015" булды. Искәртәбез: конкурсның зона турларында җиңгән 15 финалчы жюри хөкеменә үзләренең мастер-классларын тәкъдим итәргә тиеш иде. Людмила Барабошкина июньдә Мәскәүдә узачак бәйгедә республика данын яклаячак. 2нче урынны Түбән Кама...
    380
    0
    0
  • 11 апрель 2015 - 05:09
    Кулланучы, хокукыңны якла!
    Быел 21 апрельдә Шәмәрдән авыл җирлеге Советы бинасында этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерүне һәм аларның әйләнешенә дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучыларның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Габделбәр улы Хамматов инспекция вәкаләтенә кергән мәсьәләләр буенча видеореҗимда гражданнарны кабул итә. 10 сәгатьтә башлана. Язылу һәм белешмәләр өчен...
    414
    0
    0
  • 11 апрель 2015 - 05:05
    "Халкым мирасы"– күрешү йоласы [+фото]
    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан һәм шулай ук Әдәбият елы уңаеннан ветераннар, тыл ветераннары белән очрашулар, портрет кичәләр, әдәби-музыкаль берләшмәләр белән очрашулар җанланып китте. Район үзәгендә һәм авыл мәдәният йортларында шау-гөр килеп театр фестивале гөрли. Язгы бәйрәмнәргә хәзерлек бара. Бөтен җирдә хәрәкәт, хәрәкәттә -бәрәкәт, дигәндәй, кемдер авылны гөрләтә, кемдер ерак...
    406
    0
    0
  • 11 апрель 2015 - 05:03
    Конкурста катнашырга ашык
    Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеорежимда "РИТЭК" ачык акционерлык җәмгыяте грантларын алуга VI социаль һәм мәдәни проектлар конкурсын презентацияләү буенча брифинг үткәрелде. Әлеге конкурсны "РИТЭК" ачык акционерлык җәмгыяте белән берлектә оештыручы "Лукойл" хәйрия фонды җитәкчесе сүзләренә караганда, Татарстанда 590нан артык проектны финанслауга 115 миллион сум акча тотылган. Әлеге чара...
    436
    0
    0
  • 11 апрель 2015 - 04:59
    “Хәтер” китабы - һәйкәл ул
    Моннан 20 еллар элек район гәзи­тендә сугыш­тан әйлә­неп кайт­маган район­даш­ла­рыбызның исемлеге басылып чыккан иде. Район хал­кы моны зур ихтирам билгесе итеп бәяләде.
    668
    0
    0
  • 11 апрель 2015 - 04:58
    Ветераннарга – бушлай поезд
    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына 2015 елның 3-12 май көннәрендә Россия территориясендә ерак араларга хәрәкәт итүче тимер юл транспортында бушлай йөрү мөмкинлеге булдырылды. Бушлай йөрү документларын 1 апрельдән рәсмиләштерергә була. Шулай ук инвалид яки ветеранны озатып баручы кеше дә 3-12 майда тимер юл транспортында бушлай...
    395
    0
    0
  • 11 апрель 2015 - 04:54
    Мәдәнияттә – яңа җитәкче билгеләделәр
    Районда мәдәният бүлеге башлыгы алышынды. Әлеге вазифага район башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә моңарчы Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Рөстәм Фидаил улы Заһидуллин билгеләнде. Ә Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы итеп Алмаз Габделхак улы Гарипов сайланды.
    346
    0
    0
Реклама