Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Халкым мирасы"– күрешү йоласы [+фото]

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан һәм шулай ук Әдәбият елы уңаеннан ветераннар, тыл ветераннары белән очрашулар, портрет кичәләр, әдәби-музыкаль берләшмәләр белән очрашулар җанланып китте. Район үзәгендә һәм авыл мәдәният йортларында шау-гөр килеп театр фестивале гөрли. Язгы бәйрәмнәргә хәзерлек бара. Бөтен җирдә хәрәкәт, хәрәкәттә -бәрәкәт, дигәндәй, кемдер авылны гөрләтә, кемдер ерак...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан һәм шулай ук Әдәбият елы уңаеннан ветераннар, тыл ветераннары белән очрашулар, портрет кичәләр, әдәби-музыкаль берләшмәләр белән очрашулар җанланып китте. Район үзәгендә һәм авыл мәдәният йортларында шау-гөр килеп театр фестивале гөрли. Язгы бәйрәмнәргә хәзерлек бара. Бөтен җирдә хәрәкәт, хәрәкәттә -бәрәкәт, дигәндәй, кемдер авылны гөрләтә, кемдер ерак юлга чыга.

28 мартта районыбызның бертөркем һәвәскәрләре белән район мәдәният йортыннан дүрт коллектив: "Сәйлән" фольклор коллективы (җитәкчесе - Энҗе Нурисламова) йола күренеше, "Нур" халык музыка уен кораллары ансамбле (җитәкчесе - Айнур Габделхаков) татар халык көйләренә тезмә, "Хыял" бию төркеме (җитәкчесе - Искәндәр Вәлиев) халкыбыз биюе белән (сәхнәгә куючы - Алмаз Хуҗин), "Дулкын" халык бию коллективы (җитәкчесе - Альбина Мөбарәкҗанова) халкыбыз биюе белән һәм әлеге коллективлар арасыннан ялгыз башкаручылар: Лилия Мансурова - халык җыры, Түбән Шытсу мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Илшат Шәрифуллин - таш сыбызгы, Айнур Габделхаков - гармунда халык көйләре белән Йошкар-Олада узган "Халкым мирасы" II төбәкара смотр-конкурста уңышлы чыгыш ясадылар. Конкурста катнашкан җиде чыгышның да гала-концертка үтүе бер сөендерсә, Түбән Новгород, Киров өлкәләре, Чувашия, Марий Эльдан сәнгать коллективлары тарафыннан "Сабаларга җитеп булмый инде" дигән сүзләрне ишеттергәч тагын да дәртләнеп, бер башка үсеп киткәндәй булдык. Марий Эль Республикасы мәдәният министры, шәһәр Советы, Татар иҗтимагый үзәге, Татарстаннан кунаклар һәм жюри тарафыннан безнең адреска җылы сүзләр әйтелде. Милләттәшләр белән очрашулар, бергәләп биюләр, җирле һәм ТНВ телевидениеләренә интервьюлар биреп, журналистлар белән күңелле әңгәмәләр, конкурста алынган лауреат дипломнары барыбызның күңеленә дә хуш килде. Алга таба да үзешчән сәнгать коллективларына, хезмәттәшләребезгә иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез. Юллар авыр булса да, очрашулар дәвамлы булсын.

ФОТОЛАР

Миннислам Кәримов.

мәдәни-агарту эшләре буенча әйдәп баручы методист.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев