Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Конкурста катнашырга ашык

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеорежимда "РИТЭК" ачык акционерлык җәмгыяте грантларын алуга VI социаль һәм мәдәни проектлар конкурсын презентацияләү буенча брифинг үткәрелде. Әлеге конкурсны "РИТЭК" ачык акционерлык җәмгыяте белән берлектә оештыручы "Лукойл" хәйрия фонды җитәкчесе сүзләренә караганда, Татарстанда 590нан артык проектны финанслауга 115 миллион сум акча тотылган. Әлеге чара...

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеорежимда "РИТЭК" ачык акционерлык җәмгыяте грантларын алуга VI социаль һәм мәдәни проектлар конкурсын презентацияләү буенча брифинг үткәрелде. Әлеге конкурсны "РИТЭК" ачык акционерлык җәмгыяте белән берлектә оештыручы "Лукойл" хәйрия фонды җитәкчесе сүзләренә караганда, Татарстанда 590нан артык проектны финанслауга 115 миллион сум акча тотылган. Әлеге чара беренче мәртәбә 2010нчы елда уздырылган иде. Дүрт ел эчендә бәйгегә барлыгы 2615 гариза кабул ителгән. Җиңүчеләрнең гомуми саны исә - 441. Шушы вакыт эчендә җиңүче дип табылган проектларны тормышка ашыруга барлыгы 91 миллионга якын акча бүленгән. Әлеге конкурсларда районыбыз учреждениеләре дә җиңүчеләр булды. Әйтик, "Тургай" приюты 2012, 2014 елларда 150 мең һәм 100 мең күләмендә грант отты. Быел да конкурста катнашырга теләк белдерүчеләр бар.

Социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына гаризалар июль ае беткәнче кабул ителә. Сентябрьдә исә җиңүчеләр билгеле булачак. Конкурсны үткәрү тәртибе турында тулырак www.ritek.ru сайтында «Социальная ответственность» бүлегенә кереп карап була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев