Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның иң яхшы тәрбиячесе Бөгелмәдә яши

8 апрель көнне Казанда "Ел тәрбиячесе-2015" республика конкурсының финалы тәмамланды. Бөгелмәнең 14нче прогимназиясендә хезмәт куючы Людмила Барабошкина "Татарстан Республикасының ел тәрбиячесе-2015" булды. Искәртәбез: конкурсның зона турларында җиңгән 15 финалчы жюри хөкеменә үзләренең мастер-классларын тәкъдим итәргә тиеш иде. Людмила Барабошкина июньдә Мәскәүдә узачак бәйгедә республика данын яклаячак. 2нче урынны Түбән Кама...

8 апрель көнне Казанда "Ел тәрбиячесе-2015" республика конкурсының финалы тәмамланды. Бөгелмәнең 14нче прогимназиясендә хезмәт куючы Людмила Барабошкина "Татарстан Республикасының ел тәрбиячесе-2015" булды.

Искәртәбез: конкурсның зона турларында җиңгән 15 финалчы жюри хөкеменә үзләренең мастер-классларын тәкъдим итәргә тиеш иде. Людмила Барабошкина июньдә Мәскәүдә узачак бәйгедә республика данын яклаячак.

2нче урынны Түбән Кама районыннан Марина Шарыгина яулады. Өченче урында - Казанның Идел буе районының 131нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ксения Москолу.

Шулай ук берничә номинациядә җиңүчеләрнең дә исемнәре мәгълүм булды.

Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны тантаналы рәвештә бүләкләү октябрь аенда Укытучылар көнен бәйрәм итү кысаларында узачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев