Саба таңнары

15 апрель 2015 яңалыклары

  • 15 апрель 2015 - 12:00
    Елгада боз ачылгач үле гәүдә өскә калыккан
    Кама елгасында, «Росинка» ял базасыннан ерак булмаган урында, очраклы кешеләр су өстенә калкып чыккан мәеткә тап булалар. Ул моннан сигез ай элек югалган Ленар Муратовның үле гәүдәсе булып чыга. Аны туганнары таный, янындагы бер әйбере дә югалмаган була. 34 яшьлек Чаллы кешесен былтыр көздән бирле эзлиләр. Ул 20 сентябрьдә бер...
    554
    0
    0
  • 15 апрель 2015 - 08:22
    Татар шагыйре Габдулла Тукайның вафат булуына 102 ел
    Татар халык шагыйре Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 елның 14 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте (ТАССР Арча районы) Кушлавыч авылында туа.
    1103
    0
    0
  • 15 апрель 2015 - 07:21
    Кибетләрдә "Алма" бәясе төшкән
    "APPLE" компаниясе үзенең телефоннарының бәясен төшерә башлаган. Моның төп сәбәбе - рубльгә карата доллраның төшүе. Мәсәлән, 128Gb хәтер белән "iPhone 6 Plus" узган ел декабрь аенда 77 990 сум торган булса, хәзерге вакытта аны "нибары" 69 990 сумга алып булачак.
    458
    0
    0
  • 15 апрель 2015 - 07:09
    Саба фаҗигасе: әбисен үтергән 10 яшьлек малай психиатрия хастаханәсенә китерелгән
    Әбисен пычак белән кадап үтергән, аннары әнисенә һөҗүм иткән Байлар Сабасында яшәүче 10 яшьлек малайны Казанга китергәннәр. Ул Бехтерев исемендәге республика психиатрия хастаханәсендә тикшерү үтәчәк. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте. Яшенә бәйле рәвештә малай җинаять җаваплылыгына тартыла алмый. Шулай да тикшерү органнары үтенече буенча...
    467
    0
    0
  • 15 апрель 2015 - 06:58
    Сабан туйларны үткәрү вакыты игълан ителде
    Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Сабан туйларны үткәрү боерыгына кул куйды. Бәйрәмнәр республика районнары һәм шәһәрләрендә 6-7нче июньдә узачак. Байлар Сабасында Сабан туе 6 июндә, аывылларда исә 7 июндә уткәреләчәк. Башкаларыбызда Казанда Сабан туе 1нче августта гына узачак.
    570
    0
    0
  • 15 апрель 2015 - 06:43
    Игътибар: яңа конкурс “Яраткан китап белән фото”
    Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Әдәбият елы уңаеннан "Саба таңнары" газетасы белән берлектә "Яраткан китап белән фото" дип исемләнгән район бәйгесе үткәрә.
    3667
    0
    0
  • 15 апрель 2015 - 06:34
    Казан шәһәре үзәгендә бер кешене машина бәрдергән [+фото]
    Бу хәл кичә сәгать иртәнге 7 дә була. Opel Corsa шоферы ярамаган урында чыгып барган җәяүлене бәрдерә. Җәяүле шунда ук җан бирә. Хәзер Казанда булган бу фаҗига буенча тикшерү эшләре бара. Әлеге урамда моның аркасында зур бөке хасил булган.
    473
    0
    0
  • 15 апрель 2015 - 06:28
    Кискен эчәк инфекциясе белән авыручылар саны арткан
    Татарстанда кискен эчәк инфекциясе белән авыручылар саны арткан. Әйтик, 6-12нче апрель көннәрендә генә дә 439 авыру очрагы теркәлгән. Хәзерге вакытта 100 мең кешегә 15,6 процент авыру туры килә.
    444
    0
    0
  • 15 апрель 2015 - 06:05
    Кичә Казанда «XL-базар»ны яптылар
    Суд приставлары Казанның "XL" базары ишекләренә "йозак" элде. Сәүдә комплексы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең бозылу һәм тиешле шартлар үтәлмәү аркасында ябылды. Прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән тикшерүләрдән соң, "XL" хосусый милекчеләренә кимчелекләрне бетерү бурычы йөкләнелде.
    470
    0
    0
  • 15 апрель 2015 - 05:08
    Шытсу мәктәбенең яшь каләмчеләре иҗаты
    Курку белмәс бабам турында Минем бабам Зәйнулла Хәбибуллин 1924 елда Югары Шытсу авылында туган. 1931 елда башлангыч мәктәпкә укырга кергән .
    602
    0
    0
  • 15 апрель 2015 - 05:02
    Пенсия яше артырмы
    Русия финанс министры Антон Силуанов илдә пенсия яшен арттырырга чакырды. «Бу идеяне тизрәк тормышка ашырсак, икътисад өчен дә, бюджет өчен дә яхшы булачак», - дип белдерде ул. Хәзерге вакытта ир-атлар - 60, хатын-кызлар 55 яшьтән пенсиягә китә. Ир атларның уртача гомере Русиядә 64 ел дип исәпләнә. Пенсия яшен тагын да...
    524
    0
    0
  • 15 апрель 2015 - 04:56
    Хәмер өчен махсус кибетләр
    Исерткеч эчемлекләр гадәти азык-төлек кибетләре киштәсеннән юкка чыгарга мөмкин - аларны махсус сәүдә урыннарында гына сата башлаулары бар.
    432
    0
    0
Реклама