Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Игътибар: яңа конкурс “Яраткан китап белән фото”

Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Әдәбият елы уңаеннан "Саба таңнары" газетасы белән берлектә "Яраткан китап белән фото" дип исемләнгән район бәйгесе үткәрә.

26 ел минем белән янәшә яшәгән, яраткан китабымны җибәрим. Сәлам белән Гөлзәмия Фидаиловна.


Очраклы кадр. Эльвина Хисамутдинова


Шушы минутта "Волк и семера козлят" китабыннан башка мине бернидә кызыксындырмый... Хәйриева Миләүшә


Китап иленә сәяхәт балалар китапханәсеннән башлана. Венера Саитова


Укы әйдә синең турында да язганнар...


Әтигә китап укытырмын дигән идем....


Укыган меңне егар... Гелюся Закирова

Минем яраткан китабым (очраклы кадр) Фарида Кадирова


Очраклы кадр."Куп укысан, куп белерсен" Гузель Садыкова


Укырга да, язарга да
Өйрәтте шул Әлифба.
Шуңа күрә укыймын мин
Бары тик гел "5" кә. Саима Загидуллина-Вахитова


Дөньяны танып белү
Иде минем исәбем.
Әниемә алдырдым мин
"Я познаю мир" китабын. Саима Загидуллина-Вахитова


"Без-команда!"

"Без-бердәм!" Салихова Альбина


Альфия Сайфеева


Куршемнеке кызыграк...

АЛТЫН ҖИРДӘН ТАБЫЛА, БЕЛЕМ - КИТАПТАН. Гульназ Галихузина


"Китапсыз яшәп булмый..." Гульфия Муталлапова


Язлар коткэн кунелем виртуаль доньяда гына тугел, китаплар доньясында да ял итэ. Ляйсан Садреева


"Ишеттеңме соң әле,Гөлсинә Галимуллинаның бу китабы "Ел китабы" бәйгесендә җиңгән! Укымаган булсаң,укы!" Әлфинур Джураева, Сәвия Аскарова


Кемгэ нэрсэ мина экият кирэк. ЗИЛИЯГЭ 1 яшь Ильдар Юнусов


"Табигать кочагында китап укыйк бергәләп..." Айгуль Гасимова


Кем күп белергә тели , китап була кулында. (Китапханәдә китап укыган вакыт)

Китап укырга яратам , вакыт булган чакларда. (Очраклы фото) Яруллина Руфинә


"Минем гаиләм һәм китап" Мирзагитовлар гаиләсе


"Китапханәдә китап укыган вакыт" Нургалиева Айсинә


Китапханәгә килдем әле,

Яңа китап кайткан ди.

Алырга да өлгердем,

Иң беренче булып менә.

Җәеп салдым өстәлгә,

Исәбем күп белергә.

Башка кайгы төште менә,

Ничекләр өйрәнергә. Гульназира Аухадиева


Габдрахман Әпсәләмовның АК ЧӘЧӘКЛӘР романы китабы үземнең шәхси китапханәмдә булуына шатмын. Лилия Салахутдинова


Татар теле - Тукай теле, Тукай теле - туган тел
Туган телдән мәхрүм кеше, кипкән чишмә, сулган гөл.
Туган телне шәп иттереп, үзләштер син, яхшы бел
Ятсын туган тел дәрьясы күңелеңдә җәйрәп гел.

Без китапны яратабыз, ярышып-ярышып укыйбыз... Гөлдания Шакирова


Яратам шул Зифа Кадырова китабын. Бакирова Суфия


Кайсын гына алыйм микән... Каримуллин Раиф


Гаилә белән китап укырга яратабыз... Аскаров Нияз


Кызларым белән китапханәдән китап алдык әле... Каюмова Фирдәния


Килдебәк авыл китапханәсенә яратып йөрибез... Ракипова Ләйсән


Гульназ Гизатуллина



"Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса
Хәзер генә сыглып-сыглып елаган яшь, -
Шул вакытта мин кулыма китап алам..." Роберт Миңнуллин Алина Файзуллина


Югары Шытсу авыл китапханәсенең өлкән яшьтәге китап укучысы Фархуллина Сәлимә апа (1942) үзенең иң яраткан китабы Г.Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр"е белән.Ул бу китапны яратып кат- кат алып укый.Сәлимә апа китапханәгә кайткан яңа китапларны да укып,газета-журналлар белән даими танышып бара.

Китапханәче - Заһидуллина Вәсимә.

Ике Басу Арташ библиотекасы Ильсина Загидуллина


Илэбэр китапханэсендэ чират торабыз эле! Лейсан Гаянова


"Әниләр эштән кайтканчы нәрсә пешерим микән?" - (Минем гаиләм һәм китап)

"Менә энем, әзерәк үскәч, синдә укырсың бу китапны" (Очраклы кадр)

"Мәктәпкә әзерләнәбез!" (Яраткан китап белән фото) Сәйдә Гатауллина (Пүкәл)


"Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!" Зәйнәп һәм Нәфисә Имамиевалар


"Ике куянның койрыгын бер юлы тотарга булдым әле, биби дә саклыйм, яраткан китабымны да укыйм"

(Пүкәл, Ания Мансурова)


Бигрәк яхшы китаплар кайта инде китапханәгә... Сираҗиева Гөлчәчәк


Китапханәдә бергәләп китап укулары бигрәк күңелле.... Нафикова Фарида


Лилия Насибуллина




Тимершык китапханәсендә аюлар да , буреләр дә китап укый. яки Әкият укысан чын күңелдән рольгә кереп укы. Сибагатова Фанзия


Әнием... китапханәдә күпме китаплар! Үзем шикелле бәләкәй китап миндә укыйм әле.... Ахметшина Люция


Әке-бәке, кыек сәке эремчек.
Син торып тор, иң яхшы китап чык... Ахметшина Люция


Китапханәгә күпме китап кайткан!!! Кайсысын беренче укыйк икән.... Ахметшина Люция


Мәдрәсәдә укыды ул,
Дин гыйлеме өйрәнде.
Нәбирә иҗаты буенча,
Диплом яклап җибәрде.

2013 нче елда
"Актив укучы" булды.
Барлык китап укучыларга,
Иң үрнәк булып торды. Фатыйхова Гөлүсә


Бакчасы да гөлләр кебек,
Үзе дә ул- Гөлия.
Китапны да күп укый,
Һәр эшкә дә өлгерә. Фатыйхова Гөлүсә


Үзем өлкән булсам да,
Күзлексез укыйм әле.
Ходай сәламәтлек белән
Китаптан аермасын... Хамитова Нәсфия


"Китапханәдә китап укыган вакыт"
Их, хәрефләрен дә танып булса... Гатиятова Надия


"Очраклы кадр" номинациясенә
Әллә алын аласы,
Әллә гөлен аласы,
Арасыннан иң кызыгын
Ничек сайлап аласы! Гатиятова Надия


Ятып та укыйбыз аны,

Утырып та укыйбыз.

Китап күңел юаткыч ул,

Китап-гыйлем йортыбыз.

Рәсемдә Олы Кибәче авылы кызлары Каримова Руфинә,Каримова Рүзинә,Шәйхаттарова Алинә,Шакирова Гөлназ.

Фотога төшерүче: Фатихова Гөлүсә.



Бәйгенең максаты - кешеләрне китап укуга күбрәк җәлеп итү, китапханәләрнең абруен күтәрү; фото ярдәмендә китап укучы образын чагылдыру, кешеләрдә рухи кыйммәтләр, китап культурасы үсешенә һәм ялны мәгънәле үткәрүгә этергеч бирү; катнашучыларның шәхес буларак үзләрен раслауларына булышлык итү.

Бәйге 20 апрельдән 25 майга кадәр түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

1."Яраткан китап (яраткан китап белән фото);

2."Очраклы кадр";

3."Китапханәдә китап укыган вакыт";

4."Минем гаиләм һәм китап".

Фотолар көтелмәгән, дулкынландыргыч, эшлекле, кызыклы, эчтәлеген ачып бирә торган сүзләре булырга тиеш, әмма төп темадан читкә дә китмәскә кирәк. Конкурска җибәрелгән эшләр виртуаль бәяләү өчен "Саба таңнары" сайтына урнаштырлачак. Бәяләү критерийлары: сюжетның оригиналь булуы, иҗади якын килү, эшләрнең сәнгати дәрәҗәсе.

Һәр номинациядә җиңүчеләр (I, II, III урыннар) билгеләнеп, аларга Дипломнар һәм истәлек призлары биреләчәк.

Фотоларны sabatannar@rambler.ru почтасына яки "В контакте" сайтындагы сәхифәгә җибәрегез.


Оет башлангыч мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев