Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба фаҗигасе: әбисен үтергән 10 яшьлек малай психиатрия хастаханәсенә китерелгән

Әбисен пычак белән кадап үтергән, аннары әнисенә һөҗүм иткән Байлар Сабасында яшәүче 10 яшьлек малайны Казанга китергәннәр. Ул Бехтерев исемендәге республика психиатрия хастаханәсендә тикшерү үтәчәк. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте. Яшенә бәйле рәвештә малай җинаять җаваплылыгына тартыла алмый. Шулай да тикшерү органнары үтенече буенча...

Әбисен пычак белән кадап үтергән, аннары әнисенә һөҗүм иткән Байлар Сабасында яшәүче 10 яшьлек малайны Казанга китергәннәр. Ул Бехтерев исемендәге республика психиатрия хастаханәсендә тикшерү үтәчәк. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

Яшенә бәйле рәвештә малай җинаять җаваплылыгына тартыла алмый. Шулай да тикшерү органнары үтенече буенча аны табиб-психиатрларга тикшерү узу өчен җибәрергә булганнар. Аның нәтиҗәсеннән чыгып, алга таба башкарылачак эшләр өчен карар кабул ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Саба районындагы фаҗига 7 апрель кичендә булган иде. 10 яшьлек малай телевизор карап утырган 57 яшьтәге әбисен пычак белән чәнчеп үтергән, аннары аш бүлмәсеннән кереп килүче әисенә һөҗүм иткән иде. 33 яшьлек әни кеше хастаханәдә дәвалана.

Берничә көн узгач малайның психиатрда күзәтелеп торуы, ләкин исәпкә бастырылмавы хакында хәбәр ителде. Кайбер мәгълүматлар буенча, ул тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнгән. Әни кеше ире белән бала әле бик кечкенә вакытта ук аерылган. Дөрес, 2014 елда алар кабат кавышып, бергә яшәп караса да, юллары кабат аерылыган. Әти кеше Йошкар-Олага акча эшләргә киткән.

Җирле халык арасында баланың чамадан тыш актив булуы турында сөйләүчеләр дә бар. Холкы укуына тискәре тәэсир ясый башлагач, балалар бакчасында эшләүче әнисе аны табибларга да алып барган. Аңа тынычландыра торган дарулар эчәргә, психолог белән ешрак аралашырга тәкъдим ителгән.

Беренчел фаразлар буенча, фаҗига болайрак килеп чыккан: шәхси йортта әни белән улдан тыш, яңа гына лаеклы ялга чыккан әби һәм автобус шоферы булып эшләүче бабай кеше дә яшәгән. Ул кичтә ир-атның эштә чагы булган. Бала артык зур булмаган пычак белән башта әбисенең йокы артериясенә чәнчегән, аннары тавышка йөгереп кергән, ләкин улыннан куркыныч көтмәгән әни кешенең аркасына чәнчегән.

Йорттагы кычкырышны күршеләр ишетеп, полиция һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен чакырткан. Полициягә хәбәр 18:50 сәгатьтә кергән.

Интертат.ру
Чыганак: prokazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X