Саба таңнары

7 май 2015 яңалыклары

  • 7 май 2015 - 11:55
    Бәйрәм көннәренә һава торышы
    Май башында кинәт кенә җылытып җи­бә­рүне табигатьтәге тереклек тә тойды. Сандугачлар да өздереп сайрый башлады, агачлар яфракка бөреләнде, кыш буе ял иткән җирдә яшел чирәм төртеп чыкты. Бераз суытып җибәрсә дә, күңелдә - яз, кояш нурлары иркәли. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, алдагы дүрт көндә республикада...
    401
    0
    0
  • 7 май 2015 - 11:18
    Сәйдә тагын бер ил күләм бәйгедә татарча җырлап, кабат зур җиңү яулады
    Сәйдә Мөхәммәтҗанова Орел шәһәрендә "Дельфийские игры" ярышларында "көмеш"ле булды. Ярышларда 14 яшьлек җырчы кыз Татарстан данын яклады. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәрчесенә яшь җырчының әнисе Зилә Мөхәммәтҗанова сөйләде. Искә төшереп үтәбез: Сәйдә Мөхәммәтҗанова «Голос. Дети» телепроектында быел өченче урын алган иде. Зилә ханым сүзләренә караганда, Сәйдә «Соло милли җыр» номинациясендә...
    401
    0
    0
  • 7 май 2015 - 10:48
    Шәмәрдән- Казан юлында юл-транспорт һәлакәте [+фото]
    Бүген, 7 май көнне, сәгать 05:52 минутта Питрәч районы Шәмәрдән- Казан юлында юл-транспорт һәлакәте була - "ВАЗ - 2107" машинасы кеше бәрдерә.Һәлакәт сәбәпләре ачыклана.
    23
    0
    0
  • 7 май 2015 - 10:29
    Аяксыз дип, каршы алма мине көрсенеп
    Кайттым сиңа, дускай, тик аяксыз, Кил, каушама! Көлеп каршыла! Дошман өзде минем аягымны Тез чүкмәгән өчен каршына.
    577
    0
    0
  • 7 май 2015 - 08:09
    Сәләт - бәхет ачкычы [фоторепортаж]
    "Сәләтле балачак - өметле киләчәк" - балалар сәнгать фестивале быел үзенең кечкенә генә юбилеен - 15 язын каршылады. Еллар дәвамында исеме үзгәрсә дә, җисеме шул ук калды: елдан-ел камилләшеп, яңа талантларны ачу юнәлешендә нәтиҗәле эшен дәвам итә.
    459
    0
    0
  • 7 май 2015 - 07:37
    “Җиңү поезды“ килде әйләнеп [фоторепортаж]
    4 майда шәмәрдәнлеләр тантаналы шартларда Горький тимер юлла­рының "Җиңү поезды"н каршы алдылар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан 2-8май көн­нәрендә әлеге поезд бө­тен Горький тимер юллары магистрале буйлап узачак.
    461
    0
    0
  • 7 май 2015 - 07:26
    Абруең праймеризда күренә [фоторепортаж]
    Быел 13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президентын һәм шул ук вакытта җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаячакбыз.
    465
    0
    0
  • 7 май 2015 - 06:59
    Күпне күргән ветеран [+фото]
    "Бөек Җиңүнең 70 еллыгын күрермен дип уйламаган идем, Ходай насыйп итте, бу көннәрне күрә алуыма күңел сөенә", - ди Иске Икшермә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нурислам Фәрхуллин.
    508
    0
    0
  • 7 май 2015 - 06:52
    Кырык төрле мәшәкать [фоторепортаж]
    Яз иртә килә дип юрасак та, юраулар юш килмәде: чәчү эшләре быел соңга калып башланды. Шулай да игенчеләр җаваплылык тоеп, аяз көннең сәгатен дә бушка уздырмый эшкә керештеләр.
    462
    0
    0
  • 7 май 2015 - 05:46
    Динә һәм Рафаэль Латыйповлар бергәләп спортзалга йөри башлаган
    Танылган җырчылар Динә һәм Рафаэль Латыйповлар моннан бер ай элек фитнес үзәгенә йөри башлаганнар. Инде файдасын да тойганнар. "Физик көч туплап, яңа программа белән эшли башларга исәп. Беренче атнадан соң ук файдасын тойдык: йокыдан җиңел торыла, һәр эшкә дәрт бар, кәеф гел күтәренке, эчтә ниндидер бер җиңеллек барлыкка килде, -...
    378
    0
    0
  • 7 май 2015 - 05:37
    Рөстәм Гайзуллин “Музыкаль дистә”дән ни өчен юкка чыккан
    "Яңа Гасыр" каналында өр-яңа тапшыру алып бара башладым. "Караоке-батл" дип атала. Миләүшә Айтуганова көз көне үк тәкъдим иткән иде. Игътибарлы тамашачы сизгәндер, шуңа күрә "Музыкаль дистә"дән дә юкка чыктым. Кичә беренче тапшыруны яздырдык. Эфирга кайчан чыгасы әлегә билгесез. Форматына килсәк, уен-көлкеле, мавыктыргыч тапшыру. "Караоке" сүзе аның эчтәлеген ачып бирә инде....
    455
    0
    0
  • 7 май 2015 - 05:29
    Татарстаннан бер тамада туйда "айфон" урлаган
    Чувашия республикасының Батыр районында бер елга якын элек туйда кәләшнең телефонын урлаганнар. Шушы көннәрдә генә полиция хезмәткәрләре урлаучыны тапкан. Кәләшнең айфон салынган кечкенә сумкасында алтын бизәнү әйберләре дә булган. Урлауда Татарстаннан килгән тамаданы шикләнәләр. Полиция аны кулга алган һәм Чувашиягә алып киткән. Кәләшкә якынча 50 мең сумлык зыян килгән. Туйлар.ру
    429
    0
    0
  • 7 май 2015 - 05:25
    «Өчпочмаклы хатлар» дип исемләнгән хәйрия концертын
    К.Тинчурин исемендәге театр белән берлектә Гөлзада иҗат студиясе 8нче майда 13 сәгатьтә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Өчпочмаклы хатлар» дип исемләнгән хәйрия концертын оештыра. Аны танылган жырчы Нурзадә белән Илфат Фәйзрахманов алып бара. Керү бушлай, Ветераннарга чакыру билетлары сорап театр кассасына мөрәҗәгать итәргә. Безнең гәҗит
    380
    0
    0
Реклама