Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кырык төрле мәшәкать [фоторепортаж]

Яз иртә килә дип юрасак та, юраулар юш килмәде: чәчү эшләре быел соңга калып башланды. Шулай да игенчеләр җаваплылык тоеп, аяз көннең сәгатен дә бушка уздырмый эшкә керештеләр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча 4 майга барлыгы 1763 гектарда чәчү эшләре башкарылган. "Урта Саба" һәм "Нырты" хуҗалыклары беренчеләрдән булып солы орлыкларын күмдергән. Район буенча 375 гектарда борчак чәчелгән. Бу эштә "Алтын Саба-М", "Шытсу" хуҗалыклары, "Саба" җәмгыятенең "Сатыш" һәм "Мичән" филиалы, "Тимершык" бүлекчәсе өлгерлек күрсәткән. Бодай, арпа, катнаш азык культуралары чәчү дәвам итә. Район буенча барлыгы 5344 гектарда уҗымнар, 8489 гектарда күпьеллык үләннәр тукландырылган.
Бүген районның кайсы хуҗалыгына барып чыксаң да, язгы кыр эшләре җанлылыгын тоясың. Кырыкмаса кырык төрле мәшәкать кырларда. Җирне тырмалыйсы, эшкәртәсе, орлыгын әзерлисе. Ул арада техника да чыгымламый тормый. Вакыт та кыса, дым бар чагында тизрәк орлыкны да күмдереп калырга кирәк. Эше күп булса да, күңелле мәшәкать булгач, сөенеп эшли игенчеләр. "Саба" җәмгыятенең "Сатыш" филиалы механизаторларының да күңелләре көр. Басу буйлап "чәчелгәннәр". һәркайсысы хезмәттә. Ху­җалык пешекчеләре көнгә ике тапкыр тәмле ризыклары белән сыйлап тора. Амбарда Раил Габделхаков, Альберт Муратниязов агулап чыгарган чәчүлек орлыкларны техникалар кырга ташуда өзеклек тудырмый.
"Саба" җәмгыятенең "Джон-Дир" тракторын иярләүче Айрат Галимуллин Мамалай як басуда бодай чәчкәннән соң, Сатыш ягына күчкән. Без килгән көнне Ринат Вәлиев "ДТ-75" тракторы белән 104 гектарлы Бигәнәй басуында арпа чәчәргә чыккан иде.
- Хәер-догада 4 май көнне чыктым. Аңарчы арыш басуына ашлама керттем, тырмада йөрдем, - ди тәҗрибәле механизатор. - Чәчкеч артында бункерда орлык тыгылмасын өчен карап баручы ярдәмчеләрем дә тырыш.
Хаҗинур Мәннанов МТЗ-92 тракторында аңа чәчүлек орлык, Җәүдәт Исмәгыйлев ашлама ташып тора. Кышын терлекчелектә эшләүче Камил Хаҗиевны кукуруз чәчеләсе җирне тырмалаганда очраттык. Тырмалаганда өскә чыккан чүп-чар, ташларны җыйнау өчен агрегатларга махсус савыт ясаганнар. Камил абыйның савытында хәйран таш җыелган.


Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев