Саба таңнары

Сәйдә тагын бер ил күләм бәйгедә татарча җырлап, кабат зур җиңү яулады

Сәйдә Мөхәммәтҗанова Орел шәһәрендә "Дельфийские игры" ярышларында "көмеш"ле булды. Ярышларда 14 яшьлек җырчы кыз Татарстан данын яклады. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәрчесенә яшь җырчының әнисе Зилә Мөхәммәтҗанова сөйләде. Искә төшереп үтәбез: Сәйдә Мөхәммәтҗанова «Голос. Дети» телепроектында быел өченче урын алган иде. Зилә ханым сүзләренә караганда, Сәйдә «Соло милли җыр» номинациясендә...

Реклама

Сәйдә Мөхәммәтҗанова Орел шәһәрендә "Дельфийские игры" ярышларында "көмеш"ле булды. Ярышларда 14 яшьлек җырчы кыз Татарстан данын яклады. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәрчесенә яшь җырчының әнисе Зилә Мөхәммәтҗанова сөйләде.

Искә төшереп үтәбез: Сәйдә Мөхәммәтҗанова «Голос. Дети» телепроектында быел өченче урын алган иде.

Зилә ханым сүзләренә караганда, Сәйдә «Соло милли җыр» номинациясендә чыгыш ясаган. Беренче турда кыз татар телендә "Күгәрчен", "Дала", "Кошлар" җырларын башкарган. Шулай итеп, Сәйдә икенче турга узган. Икенче көнне яшь җырчы жюри хөкеменә Г.Тукайның "Бишек җыры"н һәм «Голос.Дети» проектында башкарган "Су буйлап" җырын тәкъдим иткән. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Сәйдә көмеш медаль алган.

"Сәйдә 14-17 яшь категориясенә эләкте. Ул конкурста яше буенча иң кечкенәсе иде. Аңа олылар белән ярышу катлаулы булды. Күңелле җыр да җырласагыз, беренче урынны алган булыр идегез, диделәр. Жюри Сәйдәнең күңелле җырны ничек башкаруын күрергә теләде. Сәйдә башкарга акапелла да жюридагыларның күңеленә хуш килде", - дип сөйләде ул.

"Дельфийские игры" ярышларында Татарстан вәкилләре 5 медаль алган: Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе укучысы Александра Вайссбеккер "Скрипка" номинациясендә - "алтын" медаль, Илгиз Зәкиев («Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреаты) «Академик җырлау» номинациясендә - "көмеш" медаль, Сәйдә Мөхәммәтҗанова «Соло милли җыр» номинациясендә чыгыш ясап "көмеш"ле булды.
Ольга Ерышова «Саксофон» номинациясендә һәм Айгөл Вәлиуллина («Голос.Дети» проектында катнашучы) "Эстрада җыры" номинациясендә "бронза" медальгә ия булдылар.

9 майда Зилә Мөхәммәтҗанова кызы белән Истанбулга Татарстан данын якларга бара. Анда бишек җырлары фестивале узачак.

«Татар-информ»,

Алсу Гатауллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: