Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм көннәренә һава торышы

Май башында кинәт кенә җылытып җи­бә­рүне табигатьтәге тереклек тә тойды. Сандугачлар да өздереп сайрый башлады, агачлар яфракка бөреләнде, кыш буе ял иткән җирдә яшел чирәм төртеп чыкты. Бераз суытып җибәрсә дә, күңелдә - яз, кояш нурлары иркәли. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, алдагы дүрт көндә республикада...

Май башында кинәт кенә җылытып җи­бә­рүне табигатьтәге тереклек тә тойды. Сандугачлар да өздереп сайрый башлады, агачлар яфракка бөреләнде, кыш буе ял иткән җирдә яшел чирәм төртеп чыкты. Бераз суытып җибәрсә дә, күңелдә - яз, кояш нурлары иркәли.

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, алдагы дүрт көндә республикада аязучан болытлы һава саклана. Саба, Кукмара якларында +14 +11 градус күзәтелә.

Башкалабыз Казанга килгәндә, бүген - 7 май көнне, аязучан болытлы һава, җил төньяк-көнбатыштан, секундына 6 метр тизлектә. Һаваның дымлылыгы 37 процент. Көндез Казанда +12 градус күзәтелә, төнлә +6 градус булачак. Якшәмбедән һава температурасы бер-ике градуска күтәрелергә тиеш.

7-10 майда җирнең магнит кыры тыныч.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев