31 май 2015 яңалыклары
-
Балалар сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе [фоторепортаж]
-
Кызу көннәрнең кайчан бетәсе билгеле
Бу көннәрдә Татарстанда һава температурасы климатик нормадан 9 градуска югары. Эссе көннәр киләсе атна уртасында гына чигенә башлый әле. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, температура чәршәмбе көнне акрынлап төшә башлый. Ә җомга көнне көндез 22 градус кына булачак. Бүген, 31 майда, Татарстанда 33, иртәгә - атнаның беренче...
-
Медицина оешмаларына машиналар бирәчәкләр
1 июнь көнне Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Республика балалар клиник хастаханәсенә киләчәк. Ул анда эшнең оешканлыгы белән танышачак, республикада балаларга паллиатив ярдәм итүне оештыру проектын караячак, шулай ук кайбер медицина оешмаларына машина ачкычлары да тапшырыр дип көтелә. Шәһри Казан
-
Театр: халыкка хезмәтме, әллә бизнесмы
Бүген татар театрына кемнәр йөри? Тамашачыны ничек җәлеп итәргә? Сәнгать оешмаларында кем баш: режиссермы, директормы? Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов белән әнә шулар хакында һәм киләсе атнада башланачак "Нәүрүз" фестивале турында сөйләштек. - Илфир әфәнде, Сез җитәкчелеккә килгәнгә байтак вакыт узды. Инде хәзер ниндидер нәтиҗәләр...
-
Балаларны төнлә автобуста йөртү тыела
«Кызганыч, без һәрвакыт берәр һәлакәт килеп чыкканнан соң гына йөгерешә башлыйбыз». Татарстан ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов бу сүзләрне журналистлар белән очрашкач, 21 май иртәсендә Түбән Новгород өлкәсендә теркәлгән юл-транспорт һәлакәтенә мөнәсәбәттә әйтте. Санкт-Петербургка каратэ ярышына баручы спортчы балалар утырган кече автобус йөк машинасына маңгайга-маңгай килеп бәрелүдән өч кешенең гомере...
-
Балачак бәхетле узсын
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне якынлаша. Балачак бәйрәмен бөтен дөньяда билгеләп үтәләр. Әлеге истәлекле көннең барлыкка килү тарихы 1925 елларга барып тоташа. Сан-Францискода ятим балалар өчен бәйрәм оештыралар. Россиядә исә балаларны яклау көне 1950 елдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан, Татарстан премьер-министр урынбасары - Татарстанның мәгариф һәм...
-
Татарстанда 30 мең гектар мәйданда көзге чәчүлекләр харап булган
Быел Татарстанда 30 мең гектар мәйданда көзге чәчүлекләр өшегән. Бу гомуми мәйданның 6 процентын тәшкил итә. Шул хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр. Көзен 590 мең гектарга көзге культура чәчелгән, шул исәптә сабан бодае 340 мең гектарны били, көзге арыш - 240 мең га. Тритикале...
-
Иркә ни өчен Сабантуйларда җырлаудан баш тарткан
Сабантуй - гади халык өчен ял итү, күңел ачу бәйрәме булса да, артистлар өчен ул - җиң сызганып эшли торган чор. Ә менә эстрадабызның популяр җырчысы Иркә быел бер Сабантуйда да катнашмаячак. - Быел аеруча күп чакырулар кабул иттем: утыздан артык җиргә чакырдылар. Әмма барысыннан да баш тартырга туры килде....