Кызу көннәрнең кайчан бетәсе билгеле
Яңалыклар

Кызу көннәрнең кайчан бетәсе билгеле

Бу көннәрдә Татарстанда һава температурасы климатик нормадан 9 градуска югары. Эссе көннәр киләсе атна уртасында гына чигенә башлый әле. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, температура чәршәмбе көнне акрынлап төшә башлый. Ә җомга көнне көндез 22 градус кына булачак. Бүген, 31 майда, Татарстанда 33, иртәгә - атнаның беренче...

Бу көннәрдә Татарстанда һава температурасы климатик нормадан 9 градуска югары.
Эссе көннәр киләсе атна уртасында гына чигенә башлый әле. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, температура чәршәмбе көнне акрынлап төшә башлый. Ә җомга көнне көндез 22 градус кына булачак.
Бүген, 31 майда, Татарстанда 33, иртәгә - атнаның беренче көнендә 34 градуска кадәр эсселек көтә. 31 май - 2 июнь көннәрендә яшен һәм кыска вакытлы яңгыр яву ихтималы да бар.
Интертат.ру

Нет комментариев