Саба таңнары

Балаларны төнлә автобуста йөртү тыела

«Кызганыч, без һәрвакыт берәр һәлакәт килеп чыкканнан соң гына йөгерешә башлыйбыз». Татарстан ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов бу сүзләрне журналистлар белән очрашкач, 21 май иртәсендә Түбән Новгород өлкәсендә теркәлгән юл-транспорт һәлакәтенә мөнәсәбәттә әйтте. Санкт-Петербургка каратэ ярышына баручы спортчы балалар утырган кече автобус йөк машинасына маңгайга-маңгай килеп бәрелүдән өч кешенең гомере...

«Кызганыч, без һәрвакыт берәр һәлакәт килеп чыкканнан соң гына йөгерешә башлыйбыз».
Татарстан ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов бу сүзләрне журналистлар белән очрашкач, 21 май иртәсендә Түбән Новгород өлкәсендә теркәлгән юл-транспорт һәлакәтенә мөнәсәбәттә әйтте. Санкт-Петербургка каратэ ярышына баручы спортчы балалар утырган кече автобус йөк машинасына маңгайга-маңгай килеп бәрелүдән өч кешенең гомере өзелүе турында язган идек. Шуларның берсе - үсмер бала.
- Бу очракта җаваплылык балаларны йөртергә алынган оешмага төшә, - диде Рифкать Миңнеханов.
Спортчы балаларны ярышка республиканың Каратэ федерациясе алып чыгып киткән. Һәлакәт очрагы буенча җинаять эше кузгатылды, автобусның исән калган шоферы һәм автобус хуҗасы Виктория Ларина кулга алынды.
Балаларны автобуста йөртүнең үз кагыйдәләре бар, әлбәттә, алар Россия хөкүмәте тарафыннан расланган.
- Төнге унбердән иртәнге алтыга кадәр балаларны автобуста йөртү катгый тыела. Төнлә автобуста балаларны ераклыгы 50 чакрымнан да артмаган вокзалларга гына илтергә рөхсәт, - дип аңлатты Рифкать Миңнеханов.- Әгәр автобуста балалар саны сигездән артса, мәгълүматны дәүләт автоинспекциясенә җиткерү зарур. Автобусның «ГЛОНАСС +112» системасы, видеотеркәгеч һәм тизлекне сәгатенә 60 километрдан арттырырга мөмкинлек бирми торган механизм белән җиһазланган булуы шарт.
Санкт-Петербургка спортчы балаларны илтергә алынган автобус ЮХИДИ постын урап узган.
- Пост яныннан узса, ул автобус, һичшиксез, иртәнге алтыга кадәр туктатылачак иде, чөнки, кабатлап әйтәм, балалар утыртылган автобуска төнлә йөрергә рөхсәт юк. Киләчәктә ата-аналар да таләпчәнлек күрсәтсеннәр иде,- дип киңәш бирде ЮХИДИ җитәкчесе.
Авыл мәктәпләрендә файдаланыла торган кече автобусларга фәкать район территориясендә генә йөрергә ярый. Мондый автобуста балалар белән шәһәргә яки башка ерак рейска бару планлаштырылса, бу хакта ЮХИДИ бүлегенә хәбәр ителергә тиеш.
Республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Айдар Каюмов ышандырганча, укучы балалар Кырым, шулай ук Краснодар краендагы шәһәрләрдәге сәламәтләндерү лагерьларына бары тик самолетларда һәм поездларда гына җибәреләчәк.
Дамир Бәдриев
Шәһри Казан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 февраля 2018 в 15:09
    Комсомолга - 100 ел. 2018 Саба аграр көллияте сту­дентларының иҗат-отчет концерты
  • 17 февраля 2018 в 19:22
    САБАДА – ГЕРМАНИЯ ПРОФЕССОРЫ
  • 17 февраля 2018 в 24:22
    Сабада аяз кичтә йолдызлар бураны «купты» 16 февраль кичендә Саба мәдәният йортында районыбыз туып-үскән якташларыбыз – эстрада, театр артистлары, музыкантлар, ди-джейлар катнашында “Йолдызлар бураны” дип исемләнгән җырга-моңга бай матур кичә булды.
    792
    0
    1
  • 19 февраля 2018 в 07:54
    Масленица бәйрәме фаҗига белән тәмамланды 18 февральдә Кизләр шәһәрендә (Дагестан Республикасы) Масленица бәйрәмендә җинәятче — кеше күп җыелган урында ут коралыннан атты.
    774
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 15:41
    Бөтен нәрсә сөттән кыйммәт, сыер гына кызганыч Әле ярый гаилә фермасы төзергә теләк белдереп махсус программага кермәдек. Сыер асрыйбыз дип дәүләттән ярдәм алган булсак, кая барыр идең, табышы булмаса да, терлекләрне тотарга туры килә бит. Саба районының Түбән Шытсу авылында яшәүче Алсу һәм Әнәс Сөнгатуллиннар, сөт бәясе кимегәч, сыер асрауның файдасы калмый башлады, дип чаң суга.
    473
    0
    0
  • 18 февраля 2018 в 15:43
    6 иң зәвыклы татар җырчысы. Кемнәр алар? 17 февральдә «Пирамида» күңел ачу залында «Болгар радиосы» хитлар концерты булды. Концертта катнашкан иң зәвыклы җырчы кызларның исемлеген сезгә дә тәкъдим итәбез.
    473
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 10:52
    “Утырып еладым. Шатлыктан...” Бу гаилә турында 2015 елда “Ватаным Татарстан”да “Гомерлеккә аласызмы?” дигән язма басылып чыккан иде. Тукай районының Сәмәкәй авылында яшәүче Әлфира Исхакова белән “Нечкәбил” бәйгесендә таныштык. Әниләре өчен җан атып торучы ике кыз җәлеп итте безнең игътибарны. Баксаң, алар – Әлфира апаның тәрбиягә алган кызлары икән.
    393
    0
    3
  • 18 февраля 2018 в 16:09
    Уфа кешесе лотереяга 26 млн сум акча откан Бәхетле билет хуҗасын, отышны рәсмиләштерү өчен, Мәскәүдә көтәләр.
    366
    0
    0
  • 18 февраля 2018 в 10:01
    САБАДА – ГЕРМАНИЯ ПРОФЕССОРЫ Ир-атларның җенес бизләре белән бәйле үзләренә генә хас авырулары булса да, аларны урологка күренергә өйрәтеп булмый әле.
    328
    0
    1
  • 17 февраля 2018 в 12:26
    СЛЕСАРЬГА МАШИНА ВӘГЪДӘ ИТЕЛДЕ Саба күптармаклы җи­теш­­терү пред­приятие­сендә үткәрелгән хисап җые­лышына быел коммуналь хуҗалык хез­мәт күр­сәткән авыл җир­лек­лә­ре башлыклары да ча­кы­рылган иде.
    326
    0
    0