Татарстанда 30 мең гектар мәйданда көзге чәчүлекләр харап булган
Яңалыклар

Татарстанда 30 мең гектар мәйданда көзге чәчүлекләр харап булган

Быел Татарстанда 30 мең гектар мәйданда көзге чәчүлекләр өшегән. Бу гомуми мәйданның 6 процентын тәшкил итә. Шул хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр. Көзен 590 мең гектарга көзге культура чәчелгән, шул исәптә сабан бодае 340 мең гектарны били, көзге арыш - 240 мең га. Тритикале...

Быел Татарстанда 30 мең гектар мәйданда көзге чәчүлекләр өшегән. Бу гомуми мәйданның 6 процентын тәшкил итә. Шул хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.

Көзен 590 мең гектарга көзге культура чәчелгән, шул исәптә сабан бодае 340 мең гектарны били, көзге арыш - 240 мең га. Тритикале (бодай һәм арыш катнашмасы) 10 мең гектарга чәчелгән. Белгечләр белдергәнчә, нигездә, барлык культуралар да яхшы кышлаган, 6 процент культураның үлүе зур күрсәткеч түгел.

«Татар-информ», Ирина Игнатьева


Нет комментариев