20 июль 2015 яңалыклары
-
20 июль 2015 - 13:26Байлар Сабасында күпфатирлы йортта янгын чыккан [+фото]Бүген, 20 июль, төнге сәгать 00:13 минутта Байлар Сабасы Мәктәп урамында урнашкан күпфатирлы йортта янгын чыга. Ут чыгуның төп сәбәбләре электр приборларын кулланганда куркынычсызлык какгыйдәләрен үтәмәү. Фатирда яшәүче әби алган тән җәрәхәтләреннән бүген иртән Саба хастаханәсендә вафат була.
-
20 июль 2015 - 11:28Бүгеннән «Тоннель» операциясе старт алаРеспубликада «Тоннель» операциясе кысаларында руль артындагыларны тикшерү катгый булачак. Чит шәһәрләрдән ДПС хезмәткәрләре һәм приставлар килә. Эре закон бозулар өчен автотранспортсыз да калуың мөмкин - аны штрафстоянкага алып китәчәкләр. Түләнми килгән штрафларны, сертификатлы утсүндергеч, аптечка булу-булмауны тикшерәчәкләр. Төп тикшерү, билгеле, Казанның үзенә туры киләчәк. Әлмәт таңнары
-
20 июль 2015 - 11:1224 июль "Саба таңнары" лотерея уйнатаХөрмәтле укучыларыбыз, 2015 елның икенче яртысы өчен вакытлы матбугатка язылучылар арасында лотерея уены үткәрүнең төгәл датасы билгеле булды.
-
20 июль 2015 - 10:2225 июль Түлешкә авылында "Авыл көне" үткәрелә25 июль көнне 14:00 сәгатьтә Саба районы Түлешкә авылының чишмә буенда "Авыл көне" үткәрелә.
-
20 июль 2015 - 10:1822 июльдә Казанда юллар ябыла: маршрутны алдан сайлагызТранспорт хәрәкәте өчен чикләүләр Казанның Яңа Савин районындагы кайбер урамнарда булачак. Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатының ачылыш һәм ябылыш тантанасын өйрәнү сәбәпле, 22 июльдә 15:00-23:00 сәгатьләрдә С.Хәким урамының Мусин урамыннан алып Ф.Әмирхан урамына кадәрге өлешендә, шулай ук А.Бичурин урамының С.Хәким урамыннан алып Чистай урамына кадәрге өлешендә юл ябык булачак....
-
20 июль 2015 - 07:45Әлмәт башлыгы машинаны "ятып йөри торган" велосипедка алыштырган [+фото]Әлмәт районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин җаваплы оешма җитәкче һәм белгечләре белән берлектә шәһәрнең төзеклеге белән танышып чыккан. Гадәти эш кебек тоелса да, район башлыгының үзгә велосипед белән йөрүе гаҗәпләндерә. "Ятып йөри торган" мондый велосипед лигерад, яки рикамбент, дип атала икән. Анда җилдерү ни дәрәҗәдә уңайлыдыр, әйтүе кыен. Шунысы...
-
20 июль 2015 - 07:31Исерекләрне штраф куркытмый: Сабада юл-транспорт һәлакәте18 июль көнне исерек хәлдә булган Тенеки авылында яшәүче машина йөртүче Байлар Сабасында Мәктәп урамы белән Муса Җәлил урамы кисешкән чаттагы светофорга буйсынмыйча кызылга чыга һәм юл-транспорт һәлакәте оешыра. Һәлакәттә зыян күрүчеләр юк.
-
20 июль 2015 - 07:04Россиянең яшүсмерләр футбол җыелма командасы Европа чемпионатында көмеш медаль алдыРоссиянең яшүсмерләр футбол җыелма командасы Европа чемпионатында көмеш медаль белән калды. Алар финал уенында Испания уенчыларына 0:2 исәбе белән оттырдылар. Моңа хәтле групповой этапта Россия командасы Испанияне 3:1 исәбе белән җиңгән иде.
-
20 июль 2015 - 06:41Июль аенда балаларга кушылган сирәк очрый торган исемнәр9-15 июль көннәрендә Казан шәһәренең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 292 пар язылышкан. Иң яшь кияү белән кәләшкә - 18 һәм 17, иң олыларына 69 һәм 66 яшь. Шушы вакыт аралыгында Казанда 482 сабый (242 ир бала һәм 240 кыз бала) тууы теркәлгән. Әниләрнең иң яшенә - 18, ә иң...
-
20 июль 2015 - 05:54Гаилә акчасы кем кулында булырга тиешНәрсә әле ул гаилә акчасы? Ирнең хезмәт хакымы? Үзем бик шәригатьчә яшәмәсәм дә, диннең шул ягын бик яратам: хатын-кызның хезмәт хакы - үзенә, ирнеке гаиләгә тотылырга тиеш, ди бит ул. Шуңа күрә гаилә бюджеты дигәндә, ир алып кайткан «мамонтны» гына күздә тотам да. Ул үзе табышын һәркемгә тиешенчә бүлеп бирергә,...
-
20 июль 2015 - 05:46Казан автобусларында кемнәрнең тавышы яңгырыйАларның тавышын Казан халкы һәм кунаклары көн дә ишетә. Бүген без шәһәр транспортында тукталышларны игълан итүче тавыш ияләре белән сезне дә таныштырабыз. Тукталышларны иң беренчеләрдән булып «Татарстан» радиосында эшләгән Николай Игнашов белән Фәйрүзә Мәсхүт игълан итә башлый. Аларның тавышы белән 2, 6, 11, 12 нче трамвай маршрутлары «сөйләшә». Ә соңрак...
-
20 июль 2015 - 05:30Красноярск шәһәрендә узган Федераль Сабан Туеның баш батыры булып Муса Галләмов калды[+фоторепортаж]Кичә, 19 июль көнне, Красноярскида XV Федераль Сабантуй уды. Көрәш ярыш тәмамланып баш батыр исеме билгеле. Быелгы абсолют батыр - Мари-Элдан Муса Галләмов (1991 елгы). - 9 ел көрәш белән шөгыльләнәм, бу минем беренче шундый зур җиңүем, - ди көрәшче егет. Муса "Фольксваген" машинасы ачкычы, тәкә белән бүләкләнде. - Тәкәне...
-
20 июль 2015 - 05:22Кичкә Саба районында яңгыр көтеләТатарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 20 июльдә, иртән республика буенча томан төшүе көтелә.
-
20 июль 2015 - 05:15Тавыкларны нинди җанвар кырып бараЭлек иткә дип чебиләр алып үстерә идек. Бер елны авылга китереп сатучылардан алган, инде тавык кадәр диярлек зурлыктагы чебиләр чирле булып чыкты: шактый вакыт асрагач, бер-бер артлы үлә башладылар. Эчләрен ярып карагач, бавырларының таркалып беткәнлеге ачыкланды. Башта борчылсак, соңрак җитмеш чебинең көн саен күпмегә кимегәнен санап та тормый башладык, бетсәләр...
-
20 июль 2015 - 05:07Футбол буенча район чемпионатыннан [фоторепортаж]фотолар: http://saby.tatarstan.ru/tat/