Саба таңнары

Казан автобусларында кемнәрнең тавышы яңгырый

Аларның тавышын Казан халкы һәм кунаклары көн дә ишетә. Бүген без шәһәр транспортында тукталышларны игълан итүче тавыш ияләре белән сезне дә таныштырабыз. Тукталышларны иң беренчеләрдән булып «Татарстан» радиосында эшләгән Николай Игнашов белән Фәйрүзә Мәсхүт игълан итә башлый. Аларның тавышы белән 2, 6, 11, 12 нче трамвай маршрутлары «сөйләшә». Ә соңрак...

Аларның тавышын Казан халкы һәм кунаклары көн дә ишетә. Бүген без шәһәр транспортында тукталышларны игълан итүче тавыш ияләре белән сезне дә таныштырабыз. Тукталышларны иң беренчеләрдән булып «Татарстан» радиосында эшләгән Николай Игнашов белән Фәйрүзә Мәсхүт игълан итә башлый. Аларның тавышы белән 2, 6, 11, 12 нче трамвай маршрутлары «сөйләшә». Ә соңрак аларны автобус тукталышларын игълан итәргә чакыралар.
Николай Игнашов, профессиональ диктор:
- Автобус тукталышлары игълан итүне ниндидер зур дәрәҗә дип санамыйм, шулай да бу үзенә күрә бер тарих. Башта тавыш яздыру оешмасында исемнәрне игълан иттек. Ләкин язмаларның сыйфаты безне канәгатьләндермәде, шуңа да бөтен эшне үз өемдәге тавыш яздыру студиясендә башкардык. Монтажны да үзебез ясадык. Тавышны исә заказ бирүчеләр үзләре көйләде. Мин хәзер дә радиода диктор, «Азан» радиосында хәбәрләр сөйлим. 2018 елда була торган Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнгән фильмны тавышландырам.
Универсиада алдыннан автобус тукталышларын яңадан яздыру сәбәпле, хәзер Фәйрүзә Мөслимова белән Николай Игнашовның тавышы яңгырамый. Фәйрүзә ханым тавышы исә метро тукталышларын игълан итә.
Фәйрүзә Мәсхүт, Татарстанның атказанган артисты
- Әле дә хәтерлим, безне дүртенче трамвай депосының юбилее уңаеннан тукталышлар игълан итәргә чакырганнар иде. Ул вакытта зур бәйрәм оештырылды. Бәйрәм хөрмәтенә Асаф Вәлиев «Трамвайчы кыз» җырын да әзерләгән иде. Шул көннән инде күпме гомер үтте, ә безнең тавышлар һаман да Казан урамнарында яңгырый. Автобус тукталышлары яздырганда, тукталыш исемнәрен татар теленә үзем тәрҗемә иттем. Ул вакытта күп эш башкарылды, тел белгечләренә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Соңыннан тавышым метрога «төште». Ул вакытта мин әле кызым янында Америкада идем. Мине эзләгәннәрен белгәч, ризалыгымны бирдем. Метродагы тавыш яздыру башкалардан бераз аерылды. Монда без мөмкинлекләре чикле булганнарга да уңайлы булсын дип тырыштык. Мәсәлән, сукыр кеше буталмасын өчен тукталышлар игълан иткәндә бер якта - ир-ат тавышы, икенче якта хатын-кыз тавышы яңгырый. Элек диктор һөнәрен бик олылыйлар иде. Миңа әбиләр, кызым, синең тавышыңны тыңлап үстек без, ди. Мин исә: «Алайса, миңа инде 100 яшь була», - дип елмаям.
Рафаэль Миргаязов, пиар-белгеч
Рафаэль Миргаязов автобус белән трамвайларда тукталышларны рус һәм инглиз телләрендә игълан итә. Аның тавышын рек­лама, фильмнарда да ишетеп була.
- Тавыш яздыру студиясендә эшләүче танышым, әйдә, эшләп карыйк, дип мөрәҗәгать итте. Башта кастинг узар өчен өч телдә 5- 6 тукталыш яздырттылар. Ике айдан шалтыратып, инглиз һәм урыс телләрендә тавышың бара дип әйттеләр. Инглиз телен алай ук яхшы беләм дип әйтә алмыйм. Сөйләшү һәм аңлау дәрәҗәсендә инде. 2004-2006 елларда «Яңа гасыр» радиосында диктор булып эшләү тәҗрибәсе дә бар иде, шул ярдәм итте, күрәсең.
Алсу Каюмова,Татарстанның атказанган артисты
Татар телендә автобус тукталышларын игълан итә.
- Тавыш яздыру минем өчен гадәти күренеш, шуңа бу эш җиңел бирелде. Баштарак: «Автобуста синең тавыш яңгырый, ахрысы?» - дип сораучылар күп булды. Кемдер тавышымны танып: «Кайда ишеткән бар соң сине?» - дип сорап куя. Шәһәр транспортында тавышымны ишеткәч, кимчелекләремне эзли башлыйм, төзәтәсем килгәннәре дә бар. Кайвакыт тормыш иптәшем Рамил дә, бу сүзне дөрес әйтмәдең, дип кисәтү ясый. Тукталышлар исемен яздыру тыгыз вакытка туры килде, берөзлексез сигез сәгать эшләдек. Шуңа да җитешсезлекләр булгандыр инде. Тавыш яздырганда безнең шәһәрдә мин белмәгән шактый тукталыш исемнәре бар икәненә игътибар иттем. Әйтерсең мин башка шәһәр тукталышларын игълан итәм.
Нияз Латыйпов, КФУда инглиз теле укытучысы
Ниязның тавышын Казан 2010 елда ишетә. Ул автобус­ларда һәм метрода тукталышларны инглиз телендә игълан итә. Нияз университетта ук инде инглиз телендә төрле чаралар, конференцияләр, чемпионатлар алып барган.
- Тукталышлар игълан итәргә мине танышым чакырды. Ул вакытта җәй бик кызу иде, шуңа да тавыш яздыру процессы тынчу, эссе вакыт белән истә калган. Универсиада алдыннан Казанны искә төшерсәгез, ул вакытта элмә такталар да, автобус тукталышлары да өч телгә күчеп бара иде. Тукталышларны инглиз теленә укытучылар составы белән тәрҗемә иттек. Бу бик авыр процесс, чөнки телне генә түгел, тарихны да белү мөһим. Тавышымны танымыйлар. Дөресен генә әйткәндә, кешеләр тукталышларда яңгыраган тавышка игътибар да итмиләрдер.


Алисә САБИРОВА

Шәһри Казан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 20 февраля 2018 в 18:06
    Шәһәрдә яңа төр камера: «зебра»да юл бирмәсәң, штраф көт Казанда «зебра»да җәяу йөрүчеләргә юл бирмәгән машина йөртүчеләрен фото- һәм видеога төшерүче камера куелды.
    25
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 17:59
    Рөстәм Миңнехановның сөт бәяләре буенча Медведевка язган хатына җавап килгән Россия хөкүмәте җитәкчесе сөткә бәйле вазгыять игътибар сорый, ди.
    28
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 16:21
    Бөтен дөньяга танылган Бөгелмә җанатары Альберт Кәримов — Олимпиадада үзе күргән хикмәтләр турында Олимпиадада «Бугульма» дип язган Рәсәй флагын тоткан җанатар социаль челтәрләр аша хәзер бөтен дөньга танылды. Кем соң ул? Бу җанатар — Бөгелмә шәһәреннән булган Альберт Кәримов, «ГКС» предприятисе Бөгелмә филиалы директоры.
    47
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 16:20
    Яңасын көтә-көтә, искесе тузып бетә Авыл хуҗалыгында югары күрсәткечләргә ирешү өчен ел дәвамында тырышырга туры килә. Ниндидер сәбәп белән кайсыдыр юнәлешкә игътибарны киметсәң, тискәре нәтиҗәсе үзен шунда ук сиздерә башлый. Техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү белән дә шулай. Урып-җыю эшләре тәмамлану белән бу эшкә җиң сызганып тотынган хуҗалыкларга күпкә җиңел­рәк. Ә тартып-сузып килгән­нәргә икеләтә кыен. Бер яктан – запас частьларга бәя артса, икенче яктан – язгы кыр эшләренә дә санаулы көннәр калып бара.
    36
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 16:17
    Спектакль "Иң күнелле көн" 19 февральдэ Эзмэ мәдәният йортында Тубэн Кама татар дәуләт драма театры балалар өчен Е.Чеповецкийның "Иң күнелле көн" дип исемләнгэн әкият-тамашасын курсәтте.
    47
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 16:15
    "Виноградинка" Аны әзерләү өчен 1 ысланган тавык боты, 2 груша, 200 грамм каты сыр, 100 грамм вакланган әчтерхан чикләвеге, майонез, сарымсак һәм бизәү өчен ике төстәге виноград кирәк булачак.
    61
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 16:06
    «Бала бала мин» - Айсылу Габдинова «Алабута»дан соң Ольга Бузова хитын татарчалаштырган (ВИДЕО) Айсылу Габдинованың «Ленинград» төркеме башкаруында «Лабутены» хитын татарча «Алабута» дип җырлавын күпләр хәтерлидер. Бу идеяне мәрхүм продюсер Илфак Шиһапов белән журналист Данил Сәфәров уйлап тапкан иде. Бүген «Матбугат.ру»да премьера: Айсылу Габдиновадан тагын бер тәрҗемә-күчтәнәч – Ольга Бузова башкаруындагы «Мало половин» җырының татарча варианты.
    85
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 15:44
    "Татарча солянка" Мәскәүгә юл тота Мәскәү, каршы ал! Татар эстрадасының популяр хитлары һәм танылган башкаручылары белән "Татарча солянка" концерты килә
    51
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 15:41
    Эш эзләүчеләргә "Казан ярминкәсе"ндә 700 эш урыны тәкъдим итләчәк Эш урыннары белән кызыксынучылар 20-22 февраль көннәрендә «Казан ярминкәсе»нә («Казанская ярмарка») чакырыла. Монда XVIII «Мәгариф. Карьера» махсус күргәзмә программасы буенча «Эш урыннары ярминкәсе» уздырыла.
    62
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 15:39
    Саба җире үз итте Саба ягында тренер Фарход Исмаиловны бел­мәгән кеше юк. Ул Таҗик­станнан Татарстанга бе­ренче тапкыр 2009 елда килеп чыга. Данлыклы урманчы Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган Бөтенроссия өстәл теннисы турнирында улы Саъди да катнаша. Бүген Саъди дөнья­күләм ярышларда Рос­сия, Татарстан данын яклый. Аны матбугат битләрендә “алтын Саъди” дип язып чыгучылар да булды.
    100
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 14:14
    Яңа вазифага билгеләнгән Ләйлә Фазлыева планнары белән уртаклашты “Иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек яңа сулыш алыр, дип уйлыйм”, - диде вице-премьер.
    117
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 14:12
    Теләчедә көрәш бәйрәме! Кичә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе 2000 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында һәм 2000 елда туган һәм аннан да яшьрәк кызлар арасында билбау көрәше буенча РСФСРның спорт остасы Сәгыйт Гыйниятуллин призына район беренчелеген уздырды.
    103
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 14:04
    Рәфинә Ганиуллина концертларыннан халык торып басып китә башлаган «Концерт башланып китте, шыгрым тулы зал, бар да яхшы бара, халык яхшы кабул итә — без күкнең җиденче катында сыман,» — дип, язып куйган Рәфинә Ганиуллина үзенең аккаунтында.
    398
    0
    0
  • 18 февраля 2018 в 15:09
    Комсомолга - 100 ел. 2018 Саба аграр көллияте сту­дентларының иҗат-отчет концерты
  • 17 февраля 2018 в 19:22
    САБАДА – ГЕРМАНИЯ ПРОФЕССОРЫ
  • 17 февраля 2018 в 24:22
    Сабада аяз кичтә йолдызлар бураны «купты» 16 февраль кичендә Саба мәдәният йортында районыбыз туып-үскән якташларыбыз – эстрада, театр артистлары, музыкантлар, ди-джейлар катнашында “Йолдызлар бураны” дип исемләнгән җырга-моңга бай матур кичә булды.
    804
    0
    1
  • 19 февраля 2018 в 07:54
    Масленица бәйрәме фаҗига белән тәмамланды 18 февральдә Кизләр шәһәрендә (Дагестан Республикасы) Масленица бәйрәмендә җинәятче — кеше күп җыелган урында ут коралыннан атты.
    793
    0
    0
  • 18 февраля 2018 в 15:43
    6 иң зәвыклы татар җырчысы. Кемнәр алар? 17 февральдә «Пирамида» күңел ачу залында «Болгар радиосы» хитлар концерты булды. Концертта катнашкан иң зәвыклы җырчы кызларның исемлеген сезгә дә тәкъдим итәбез.
    490
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 15:41
    Бөтен нәрсә сөттән кыйммәт, сыер гына кызганыч Әле ярый гаилә фермасы төзергә теләк белдереп махсус программага кермәдек. Сыер асрыйбыз дип дәүләттән ярдәм алган булсак, кая барыр идең, табышы булмаса да, терлекләрне тотарга туры килә бит. Саба районының Түбән Шытсу авылында яшәүче Алсу һәм Әнәс Сөнгатуллиннар, сөт бәясе кимегәч, сыер асрауның файдасы калмый башлады, дип чаң суга.
    485
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 10:52
    “Утырып еладым. Шатлыктан...” Бу гаилә турында 2015 елда “Ватаным Татарстан”да “Гомерлеккә аласызмы?” дигән язма басылып чыккан иде. Тукай районының Сәмәкәй авылында яшәүче Әлфира Исхакова белән “Нечкәбил” бәйгесендә таныштык. Әниләре өчен җан атып торучы ике кыз җәлеп итте безнең игътибарны. Баксаң, алар – Әлфира апаның тәрбиягә алган кызлары икән.
    401
    0
    3
  • 20 февраля 2018 в 14:04
    Рәфинә Ганиуллина концертларыннан халык торып басып китә башлаган «Концерт башланып китте, шыгрым тулы зал, бар да яхшы бара, халык яхшы кабул итә — без күкнең җиденче катында сыман,» — дип, язып куйган Рәфинә Ганиуллина үзенең аккаунтында.
    398
    0
    0
  • 18 февраля 2018 в 16:09
    Уфа кешесе лотереяга 26 млн сум акча откан Бәхетле билет хуҗасын, отышны рәсмиләштерү өчен, Мәскәүдә көтәләр.
    377
    0
    0
  • 18 февраля 2018 в 10:01
    САБАДА – ГЕРМАНИЯ ПРОФЕССОРЫ Ир-атларның җенес бизләре белән бәйле үзләренә генә хас авырулары булса да, аларны урологка күренергә өйрәтеп булмый әле.
    335
    0
    1