Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кичкә Саба районында яңгыр көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 20 июльдә, иртән республика буенча томан төшүе көтелә.

Бүген көндезге сәгатьләрдә республикада урыны белән яшенле яңгыр яву ихтималы да бар. Явым-төшем вакытында җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк.

Һава температурасына килгәндә, Татарстанда уртача 21-26 градус җылы булыр, дип фаразланыла.

Саба районында кичкә яңгыр явыр дип көтелә, алмашучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Көндез һава температурасы 21 градус тәшкил итәчәк.

21 июльгә каршы төндә яшенле яву ихтималы зур. Һава температурасы 15 - 16 градустан да артмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев