Саба таңнары

2 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 2 сентябрь 2015 - 13:42
    "Республика тасмасы" акциясеннән [фоторепортаж]
    Байлар Сабасында "Президент белән бергә" дип аталган активистлар хәрәкәте дәвам итә. Алар Сабалыларны 13 сентябрьдә сайлауларга килеп, Татарстанның киләчәге өчен тавыш бирергә чакыра.
    871
    0
    0
  • 2 сентябрь 2015 - 13:02
    Татарстан урманнарында яңа төр гөмбә [+фото]
    Болет Ле Галь дигән гөмбәне хәзер тикшерәләр. Аны Алабуга районындагы Танай кырларында Түбән Кама милли парк мәйданында табып алганнар. Тышкы кыяфәте белән ул сатанинский гөмбәгә охшаган. Шунда ук дубовик крапчатый дигән безнең яклар өчен ят гөмбә төрен дә күреп алганнар. Моннан тыш сары гөреҗдә гөмбәсенең үсә башлавы билеле булган.Печеночница обыкновенная...
    1118
    0
    0
  • 2 сентябрь 2015 - 11:55
    Яхшы сүз - үзе шифа [+фоторепортаж]
    Яхшы табибның даруыннан бигрәк, сүзе шифа бирергә тиеш, диләр. Шә­мәрдән участок хастаханәсе баш табибы, медицина өлкәсендә 35 еллык тәҗрибәсе булган Радик Борһанов әлеге алтын сүзләрне үзенең төп тормыш кыйбласы итеп алган.
    978
    0
    0
  • 2 сентябрь 2015 - 11:18
    Күп әти-әниләрне борчыган сорауга җавап
    Хөрмәтле әти-әниләр! Мәктәпләрдә мәҗбүри бердәм форма 2013 елдан гамәлдә. Быел, оптимальләштерү ихтималын күздә тотып, һәр мәктәптә бер үк төстәге форма тектерү бурычы куелды.
    961
    0
    0
  • 2 сентябрь 2015 - 10:46
    Яшәү минимумы ун мең сумнан артып киткән
    Россиядә 2015 елның икенче кварталында яшәү минимумы 10 000 артып киткән. Ул бәя 10 017 сум тора. Шушы көннәрдә Дмитрий Медведев әлеге бәяне имзалады. Эшкә яраклы халык өчен ул 10 792 сум, пенсионерларга 8 210, балаларга 9 806 сум тора. Бу узган ел белән чагыштырганда 3 % тан артык дигән...
    1108
    0
    0
  • 2 сентябрь 2015 - 10:31
    Мамонтларны клонлаштыра башлаганнар
    Тере күзәнәкләр элекке хайваннарны күзалларга ярдәм итәчәк. Якутиядә беренче шундый лаборатория барлыкка килгән. Күзәнәкләрдән тиздән хайваннарны клонлаштыра башлаячаклар. Кече Ляховский утравыннан мамонтларның күзәнәкләрен инде табып алганнар. Хәзер ДНКсын ясыйлар. Күзәнәкләр салкын һава торышы аркасында исән калган. Әлмәт таңнары
    442
    0
    0
  • 2 сентябрь 2015 - 10:22
    Теләчедә Мишә елгасыннан кеше зурлыгындагы балыклар тоталар [+фото]
    Теләче авылында яшәүче һәвәскәр балыкчы Зәкәрия Дәүләтшин өчен бу җәй аеруча уңышлы килгән. Инде ничә ел рәттән Мишә елгасыннан үзе кадәрле җәен балыклары тартып чыгара икән ул. Быел август аенда 5 җәен балыгы тоткан Зәкәрия абый. Икесе - 16 кило, калганнары 17, 19, 28шәр килограмм. Гигант балыкларны кармакка тота балыкчы....
    1167
    0
    0
  • 2 сентябрь 2015 - 10:12
    Журналистлар арасында бәйге игълан ителде
    «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы белән Татарстан Республикасы журналистлар берлеге "Многоликая Россия" дигән VIII Бөтенроссия ачык журналистлар бәйгесен игълан итте. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр анкеталарын һәм материалларын 2015 елның 1 октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрә алалар: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт, 6нчы кат, 7нче кабинет,...
    1116
    0
    0
  • 2 сентябрь 2015 - 08:29
    Ирсез бала тәрбияләү җиңелме
    Элек ире белән аерылган яки башка сәбәпләр аркасында ялгызы гына бала үстерүче әниләргә кызгану хисе белән карыйлар иде. Ләкин бүгенге көндә ялгызың гына бала тәрбияләү - гадәти күренеш кебек, моңа беркем аптырамый да, гаҗәпләнми дә. Киресенчә, хәзер андый хатын-кызларны мөһим адымга баручы мөстәкыйль кеше итеп кабул итәләр. Алай гына түгел,...
    1259
    0
    0
  • 2 сентябрь 2015 - 08:25
    Балигъ булмаганнар 148 бала рөхсәтсез эшләгән
    Хезмәт кенәгәсе һәм опека органнарының рөхсәт кәгазе булмаган өчен завод директорын административ җаваплылыкка тартканнар. Бу хәл быел Яшел Үзәндә «Серго исемендәге завод»та (Pozis) була. 148 бала тиешле документларсыз эшкә алына. Заводның директоры һәм баш хисапчы балигъ булмаган балаларны законсыз эшләткән өчен җавап тотачак. Әлмәт таңнары
    1174
    0
    0
  • 2 сентябрь 2015 - 07:59
    Татарстанда яман шеш авыруы белән 90 мең кеше исәптә тора
    Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында баш белгеч, онколог Рөстәм Хәсәнов әйтүенчә, бүген республикада яман шеш авыруы белән 90 мең кеше исәптә тора. Сүз уңаеннан: үпкә рагын дәвалау бер елга якынча 1 миллион 34 мең сумга төшә.
    474
    0
    0
  • 2 сентябрь 2015 - 07:45
    Әбиләрне алдаучылар тоткарланды
    Түбән Камада ике хатын, урамда 76 яшьлек апаны туктатып, төн кундыру өчен фатирына кертүне сорыйлар. 10 төн кунганга 5 мең сум акча бирәбез, дип әйтәләр. Әби кешенең фатиры бер бүлмәле генә булуга карамастан, ул ризалаша. Тегеләре, мөмкинлектән файдаланып, хуҗабикәгә бозым салынганын һәм тиздән улы үләчәген әйтәләр. Әби бу хатыннарга фатирны...
    749
    0
    0
  • 2 сентябрь 2015 - 07:32
    Пистолет белән янап карбыз урлаган
    29нчы август көнне Казанның «Азино-2» полиция бүлегенә карбыз урлау турында хәбәр килеп ирешә. Зыян күрүче сүзләренә караганда, билгесез адәм исерек килеш пистолет белән янап һәм һавага 3 тапкыр атып, карбыз урлаган. Җинаять урынына килгән полицейскийлар шикләнелүченең кайдалыгын ачыклый һәм аны тоткарлый. 32 яшьлек ир-егетнең полиция хезмәткәре булуы ачыкланган. Безнең гәҗит
    514
    0
    0
  • 2 сентябрь 2015 - 07:26
    Исереп юлда йокласаң өстеңнән чыгулары мөмкин
    Буа районы, Түбән Наратбаш авылы янындагы юлда фаҗига була. «ВАЗ-21033» һәм бер чит ил машинасы йөртүчеләр, төнлә белән юлда исереп йоклаган егетне күрмичә, аны таптап узганнар. Мәрхүм 1986нчы елгы, Түбән Наратбаш авылыныкы булып чыга. Юл һәлакәте буенча тикшерү эше ачылган. Безнең гәҗит
    483
    0
    0
Реклама