Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яхшы сүз - үзе шифа [+фоторепортаж]

Яхшы табибның даруыннан бигрәк, сүзе шифа бирергә тиеш, диләр. Шә­мәрдән участок хастаханәсе баш табибы, медицина өлкәсендә 35 еллык тәҗрибәсе булган Радик Борһанов әлеге алтын сүзләрне үзенең төп тормыш кыйбласы итеп алган.

Үзе җитәкләгән дус-тату коллективка да әлеге гыйбарәнең хаклыгын күптән инандырган.

Радик Борһанов кебекләргә тумыштан табиб, диләр. Хак сүзләр. Шулай булмаса, һәр минутын авырулар сәламәтлеген кайгыртып, башкалар саулыгы өчен борчылып, коллектив өчен җан атып яшәп булмыйдыр.

Шәмәрдән участок хастаханәсе баш табибы дигән җаваплы вазифага хас­таханәнең катлаулы чорларында алынырга туры килә. Чөнки аңа кадәр кыскартылулар булып, хирургия, балалар тудыру бүлекләре ябыла, бинаның күп мәйданнары бушап кала. Яңа җитәкчегә хастаханәгә яңа сулыш өрергә, кыскасы, ныклап аякка бастырырга дигән бурыч куела. Инде баш табиб дигән авыр йөкне тарта башлавына да быел 10 ел булган. Бу чор эчендә башкарылган хезмәтләрне санап чыгу мөмкин түгел. Хәер, ул һәркемнең күз алдында. Яшь җитәкче җиң сызганып эшкә керешә: иң элек хастаханәнең түбәсе яңага алыштырыла, җылылык, су, вентиляция, сигнализация эшләре бөтен таләпләргә туры китерелеп башкарыла. Кыскартылу нәтиҗәсендә бушаган кабинетларда өлкәннәр өчен тернәкләндерү бүлеге, бөер эшчәнлеге җитешсезлеге белән авыручыларга гемодиализ бүлеге, бөтен Россиягә танылган "Өмет" организмны чистар­ту үзәге ачы­ла. Хастаханәнең матди-техник базасын баету белән бергә, Радик әфәнде һәрдаим үзенең белем-тәҗрибәсен киңәйтүгә омтыла. "Баш табиб булгач, син һәр юнәлештә башкалардан алда барырга тиеш. Булган белем белән генә канәгатьләнеп булмый. Чөнки медицина гел үсештә. Һәрдаим гыйлемне арттырырга, алдынгы медицина алымнарын үзләштерү зарур", - ди ул. Үз өстендә даими эшләүнең нәтиҗәләре дә ачык чагыла. "Россия­нең һәм Татарстанның атказанган табибы"дигән мактаулы исем һәм 5 Диплом иясе булу - тырышлыкка зур бәя. Шулар арасында Лондондагы Европа мәктәпләрендә алынган табиб-остеопат (организмның функциональ сәләтен өйрәнү) дигән яңа юнәлештәге белгечлек Дипломы да бар.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев