Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләчедә Мишә елгасыннан кеше зурлыгындагы балыклар тоталар [+фото]

Теләче авылында яшәүче һәвәскәр балыкчы Зәкәрия Дәүләтшин өчен бу җәй аеруча уңышлы килгән. Инде ничә ел рәттән Мишә елгасыннан үзе кадәрле җәен балыклары тартып чыгара икән ул. Быел август аенда 5 җәен балыгы тоткан Зәкәрия абый. Икесе - 16 кило, калганнары 17, 19, 28шәр килограмм. Гигант балыкларны кармакка тота балыкчы....

Теләче авылында яшәүче һәвәскәр балыкчы Зәкәрия Дәүләтшин өчен бу җәй аеруча уңышлы килгән. Инде ничә ел рәттән Мишә елгасыннан үзе кадәрле җәен балыклары тартып чыгара икән ул.

Быел август аенда 5 җәен балыгы тоткан Зәкәрия абый. Икесе - 16 кило, калганнары 17, 19, 28шәр килограмм. Гигант балыкларны кармакка тота балыкчы. "Җәен тотуның серен миннән күпләр өйрәнде инде, тик балыкның эләгү эләкмәве бәхет эше", - ди Зәкәрия абый.



Дәүләтшиннар балыкны сату белән беррәттән, барлык туганнарга да өлеш чыгаралар. Җәен итенең тәме тавык итенә охшаш. Шунысы кызыклы: Зәкәрия абый үзе балык ашарга яратмый икән.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев