Саба таңнары

1 октябрь 2015 яңалыклары

  • 1 октябрь 2015 - 12:26
    Яңа рекорд: планетаның иң озын буйлы кызы Төркиядә яши [+фото]
    Төркиядә яңа рекорд куелды - планетаның иң озын буйлы кызы шунда яши. 17 яшьлек Румеиса Гелгиның буе 2 метр 13 см. Кыз Уивера синдромыннан интегә. Аның аяк киеме үлчәме дә 47 сантиметр. Табиблар раславынча, кыз башка үсмәячәк. Шуңа ул планетаның иң зур кешесе Солтан Косенны (2,51 метр) уза алмаячак. Солтан...
    542
    0
    0
  • 1 октябрь 2015 - 12:11
    Татарстан җитештерү тармагында 40 кеше үлгән
    Татарстанда ел башыннан бәхетсезлек очрагы чыгу аркасында җитештерү тармагында 40 кеше үлгән. Тулаем алганда әлеге тармакта 8 айда 126 бәхетсезлек орагы теркәлгән. Иң күп зыян күрүчеләр Казанда - 40 кеше. Аннан кала Чаллы (20 кеше), Түбән Кама (11 кеше), Әлмәт (10 кеше), Бөгелмә һәм Лениногорск (5әр кеше) һәм Кукмара районы...
    451
    0
    0
  • 1 октябрь 2015 - 12:00
    Җәяүлегә юл бирмәүчеләрне күзәтәләр
    Бүгеннән Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүлеләргә юл бирмәүче машина йөртүчеләрне ныклы күзәтү астына ала - республикада профилактик акция игълан ителде. Шул ук вакытта җәяүлеләргә дә иркен суларга кирәкми. Тиешсез урында юл аркылы чыгучы җәүлеләр дә инспекторлар кармагына эләгергә, җәзага тартылырга мөмкин. Ел башыннан тиешле урында юл аша чыгучы җәяүлеләрне үткәреп җибәрмәгән...
    455
    0
    0
  • 1 октябрь 2015 - 11:51
    Йөгерүнең файдасын санап бетерерлек түгелдер
    Көннең теләсә кайсы вакытында йөгерергә була. Иртән, канда гормоннар күп булганда, йөгерү организмга үз гармониясенә кайтырга булыша. Эш көненнән соң йөгерү киеренкелекне бетерә, аппетитны баса, йоклап китәргә булыша. Йөгерү нерв киеренкелегеннән дә арынырга ярдәм итә. Йөгергән вакытта канга эндорфин дигән гормон бүленеп чыга, аны икенче төрле «бәхет гормоны» дип тә...
    562
    0
    0
  • 1 октябрь 2015 - 11:02
    Кукмарада яңа утыртылган агач үсентеләрен йолкып ташлаганнар [+фото]
    "Агач утырт" акциясе кысаларында поселокта нарат, туя, яфраклы агач үсентеләре утыртылу турында хәбәр иткән идек инде. Әлеге акциягә районның оешма-предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре, авыл җирлекләре дә бердәм булып кушылды. Әмма агач утырту кебек изге эшкә үз өлешләрен кертүчеләрнең тырыш хезмәтләрен юкка чыгаручылар да бар Кукмарада. Әле яңарак кына ветеран хезмәттәшебез Фаил...
    469
    0
    0
  • 1 октябрь 2015 - 10:35
    Урманда ял иткән өчен салым кертеләчәк
    Ленинград өлкәсе депутаты Салым кодексына төзәтмәләр кертергә тәкъдим итә. Аның фикеренчә, урманда шашлык пешергән өчен халыктан 500 сум күләмендә салым алынырга тиеш. Урман ул аерым экологик зона булып тора, учактан җитди янгын да чыгарга мөмкин. Салымнан җыелган акчаны исә янгынга каршы көрәшү һәм урман полосаларын төзекләндерү өчен тотарга була, ди...
    486
    0
    0
  • 1 октябрь 2015 - 10:30
    22 октябрьдән Татарстан егетләрен армиягә алалар
    Календарьгә игътибар итсәгез, 1 октябрь җитте, димәк, солдат яшендәге - 1988-1997 елларда туган егетләрне барлар чак. Көзге чакырылыш Кыш бабай килгәнче - 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин бүген журналистларга сөйләгәнчә, республика буенча бу елның октябрь-декабрь айларында чакырылыш комиссияенә 20 меңнән артык кешене көтәләр. План буенча...
    467
    0
    0
  • 1 октябрь 2015 - 10:24
    WhatsApp аша бер хатын биш айлык улын саткан
    Якутиядә яшәүче 1988 елгы хатынның, моннан кала, тагын ике баласы бар. Бер гаилә аның төпчек улын тәрбиягә алырга теләгән. Әмма хатын әлеге гаиләдән үзе өчен фатир алып бирүләрен һәм 196 мең сумлык кредитын түләргә булышуларын сораган. Әлеге шартлар белән килешмичә, тегеләре баланы тәрбиягә алудан баш тарткан. Шуннан соң хатын WhatsApp...
    417
    0
    0
  • 1 октябрь 2015 - 10:21
    Казанда хатын-кыз трамвай астына эләккән [+фото]
    Казанда трамвай астына эләккән 52 яшьлек хатын-кыз хастаханәгә озатылды, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге. Һәлакәт кичә 13.50дә башкаланың Җиңү проспектында була. Трамвай белән идарә иткән 50 яшьлек хатын-кыз, Чишмәле урамы ягыннан килгәндә, Ломжа урамы чатында куркынычсыз дистанция калдырмый һәм рөхсәт ителмәгән урында...
    397
    0
    0
  • 1 октябрь 2015 - 10:02
    Ялган полис сатучылар тоткарланды
    Полиция ялган ОСАГО полислары сатучыларны тоткарлады. Яр Чаллы оперативниклары әйтүенә караганда, төркем ун кешедән торган, һәркайсының роле төгәл билгеле булган. Законсыз бизнесны оештыручыларның берсе элек бер иминият компаниясе филиалы белән җитәкчелек иткән булган. 2013 елдан алып 2015 елның февраленә кадәр алар 100 гә якын ялган полис сата алганнар. Шуның белән...
    490
    0
    0
  • 1 октябрь 2015 - 07:28
    Арчада бәрәңге заводы төзелергә мөмкин
    2016 елда Татарстанда бәрәңге эшкәртү заводы төзү эшләре башланачак. Яңа заводны бәрәңге белән авыл хуҗалыклары тәэмин итеп торачак. Заводта эшкәртелгән бәрәңге бөтен республика халкын туйдырырга җитәр дип фаразлыйлар. Әлеге заводның Арча районында төзелү ихтималы зур, дип яза "Арча хәбәрләре" газетасы. Интертат.ру
    447
    0
    0
  • 1 октябрь 2015 - 07:23
    “Давай поженимся” тапшыруы әллә минем генә саруны кайнатамы
    Беренче каналдан инде 2008 елдан бирле күрсәтелеп килүче "Давай поженимся" тапшыруы әллә минем генә саруны кайнатамы дисәм, аннан бизүчеләр таныш-белешләр арасында да җитәрлек булып чыкты. Юк, һәр кичне баш астына ике кат мендәр салып, экранга керердәй булып тапшыру геройларына мөкиббән киткән хатынга сару кайнамый минем, эштән соң һәркем үзе теләгәнчә...
    520
    0
    0
  • 1 октябрь 2015 - 07:16
    Бүгеннән физик затлар банкротлыкка чыга ала
    Россиядә бүген физик затларның банкротлыгы турында канун гамәлгә керде. Шулай итеп, канун нигезендә банкка кредит бурычын түләр мөмкинлеге булмаган ил гражданнары үзләрен банкрот дип игълан итә ала. Канун бурычлы кешегә үзен банкрот дип тануыларын сорап, судка гариза тапшыру хокукы бирә. Монда бурчының суммасы мөһим түгел. Бурычлы кеше үзенең түләргә сәләтсез...
    419
    0
    0
  • 1 октябрь 2015 - 07:10
    Бу атнаның икенче яртысына йолдызлар фаразы
    Кучкар Бу атнада Үлчәүләр бигрәк тә тапкыр, эшлекле, булдыклы, зирәк кешеләргә әйләнәчәкләр. Алар тормыштагы үзгәрешләргә әзер генә булып калмыйча, бу үзгәрешләрне якынайту өчен мөмкин булганның барын да эшлиячәкләр. Үгезбозау Уңышны кулдан ычкындырмас өчен вак-төякләргә игътибар итмәгез. Ир-ат Кәҗәмөгезләргә бердәнберләренә ышанычны арттыру кирәк. Артык тыйнак, оялчан булуыгыз үзара мөнәсәбәтләрне катлауландыра бугай....
    22
    0
    0
Реклама