Саба таңнары

Ялган полис сатучылар тоткарланды

Полиция ялган ОСАГО полислары сатучыларны тоткарлады. Яр Чаллы оперативниклары әйтүенә караганда, төркем ун кешедән торган, һәркайсының роле төгәл билгеле булган. Законсыз бизнесны оештыручыларның берсе элек бер иминият компаниясе филиалы белән җитәкчелек иткән булган. 2013 елдан алып 2015 елның февраленә кадәр алар 100 гә якын ялган полис сата алганнар. Шуның белән...

Реклама

Полиция ялган ОСАГО полислары сатучыларны тоткарлады.

Яр Чаллы оперативниклары әйтүенә караганда, төркем ун кешедән торган, һәркайсының роле төгәл билгеле булган.

Законсыз бизнесны оештыручыларның берсе элек бер иминият компаниясе филиалы белән җитәкчелек иткән булган. 2013 елдан алып 2015 елның февраленә кадәр алар 100 гә якын ялган полис сата алганнар. Шуның белән 500 000 сум акча эшләгәннәр. Бланкларга инде ябылган яки ябылу алдында торган иминият компанияләренең ялган мөһерләрен суга торган булганнар.

Хәзер тоткарланучылар төрле маддәләр буенча хөкем карары көтә.

Әлмәт таңнары

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: