14 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Айнур Габделхаков җитәкчелегендәге “Нур” халык уен кораллары ансамбле Дипломга лаек булды
Шәүкәт Биктимеров исемендәге Саба мәдәният йортының Айнур Габделхаков җитәкчелегендәге "Нур" халык уен кораллары ансамбле Казан шәһәрендә үткәрелгән оркестр һәм уен кораллары ансамбльләренең III Бөтенроссия фестиваль-концертында III дәрәҗә Дипломга лаек булды.
-
Сабалылар кул көрәштерделәр
10 ноябрьдә инвалидлар арасында армспорт буенча район ярышлары узды. Ир-егетләр - 3, хатын-кызлар 2 үлчәүдә көч сынашты. Җиңүчеләр булып Р.Заһидуллин (Лесхоз), А. Гатиятов (Олы Кибәче), А.Әхмәтов (Саба) З.Кашапова (Олы Нырты) һәм Л.Фәләхова (Килдебәк) танылды. Рәшит Кәримов.
-
Тимершык авылында миллионны урлаучыны тотылды
Инде матбугатта хәбәр ителгәнчә, 19 июньгә каршы төндә билгесез кеше "Кооператор" кулланучылар җәмгыятенең Тимершык авылында урнашкан "Ашамлыклар" кибетенә үтеп кереп, банкоматтан бер миллион сумнан да ким булмаган күләмдә акча урлаган иде. Әлеге факт буенча Россия Эчке министрлыгының Саба районы бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатылып, оператив-эзләү башланып китте. Күрелгән тикшерү чаралары...
-
Юлбат авылы кызы Гүзәл Кәримова - Татарстан чемпионы
Юлбат авылы кызы Гүзәл Кәримова шашка спорты белән кечкенәдән шөгыльләнә һәм укырга кергәнче үк ярышларында призлы урыннар ала башлый. Шушы көннәрдә хәзерге вакытта Саба гимназиясенең XI сыйныфында белем алучы Гүзәл 19 яшькә кадәрге кызлар арасында Казанда рус шашкасы буенча үткәрелгән чемпионатта район данын яклады. Ул республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән, шулай...
-
Һәр шешә исәптә булачак
Россиядә җитештерелгән алкогольле эчемлек күләме белән аракы сатуга лицензиясе булган сәүдә нокталарында сатылганы тәңгәл килми. Кайдадыр "югалту" бар. Шуңа күрә һәр шешәне - җитештерелгәнен һәм сатылганын исәпкә алырга җыеналар. Моны Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (ЕГАИС) гамәлгә ашырачак. Гади әйткәндә, ул - спиртлы эчемлекләр җитештерү һәм сатуда дәүләт контролен тәэмин...
-
"Авыл хуҗалыгы техникасын 2016 елгы кыр эшләре сезонына әзерләүне оештыру” темасына семинар-киңәшмәләр
10-19 ноябрьдә республиканың җиде зонасында "Авыл хуҗалыгы техникасын 2016 елгы кыр эшләре сезонына әзерләүне оештыру" темасына семинар-киңәшмәләр уза. Киңәшмә кысаларында министрлыкның инженер-техник хезмәте эшчәнлегенә йомгак ясала, техниканы киләсе ел сезонына әзерләү бурычлары, Татарстан Республикасы АПКын техник җиһазлау, үзйөрешле техникага тикшерү уздыру, лизинг техникасы белән тәэмин итү, запас частьләр әзерләү мәсьәләләре...
-
Районыбызда гражданнар оборонасы өйрәнүләре үткәреләчәк
18-19 ноябрьдә районыбызда гражданнар оборонасы команда-штаб өйрәнүләре үткәреләчәк. Чарага территориаль органнарның шәхси составлары җәлеп ителәчәк. Сабада, башка торак пунктларда сирена тавышлары ишетелергә, әле бер, әле икенче якка йөргән полиция, янгын сүндерү машиналары күзгә ташланырга мөмкин. Моңа хафага калмаска кирәк. Өйрәнүләрне уздыручылар кешеләрне бу көннәрдә эвакуация-кабул итү пунктлары булып хезмәт итүче...
-
Байлар Сабасында ярминкә гөрләде [фоторепортаж]