Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәр шешә исәптә булачак

Россиядә җитештерелгән алкогольле эчемлек күләме белән аракы сатуга лицензиясе булган сәүдә нокталарында сатылганы тәңгәл килми. Кайдадыр "югалту" бар. Шуңа күрә һәр шешәне - җитештерелгәнен һәм сатылганын исәпкә алырга җыеналар. Моны Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (ЕГАИС) гамәлгә ашырачак. Гади әйткәндә, ул - спиртлы эчемлекләр җитештерү һәм сатуда дәүләт контролен тәэмин...

Россиядә җитештерелгән алкогольле эчемлек күләме белән аракы сатуга лицензиясе булган сәүдә нокталарында сатылганы тәңгәл килми. Кайдадыр "югалту" бар. Шуңа күрә һәр шешәне - җитештерелгәнен һәм сатылганын исәпкә алырга җыеналар. Моны Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (ЕГАИС) гамәлгә ашырачак. Гади әйткәндә, ул - спиртлы эчемлекләр җитештерү һәм сатуда дәүләт контролен тәэмин итүче программа. ЕГИАСны кулланганда аракы сатып алучы һәр кешегә махсус пуэр-кодлы чек биреләчәк һәм кесә телефонындагы кушымта ярдәмендә шунда ук алкогольне җитештерүче, аның легаль продукция булуы турында мәгълүмат алырга мөмкин булачак. 171нче Федераль закон нигезендә, алкогольне күмәртәләп җибәрүче нокталарда һәм ваклап сатучы кибетләрдә программалы модульләр урнаштырылырга тиеш. Әлеге модульләр халыкка саткан спиртлы эчемлекләр турындагы бөтен мәгълүматны автомат рәвештә бердәм системага тапшырып барачаклар. Модульгә штрих кодны укучы 2D сканер, клавиатуралы һәм мониторлы компьютер, фискальле принтер, электрон имза (ул флешкада була) керә. Компьютер "Интернет"ка тоташтырыла. Шешәдәге акциз маркасы бозылган булса, сканер аны укый алмаячак, товарны сатып булмаячак. Әгәр штрих-коды системада булмаса, программа аны контрафактлы продукция категориясенә кертәчәк. Кибеттә андый продукция булганлыгы ачыкланса, эшмәкәргә хокук саклау органнары һәм дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре алдында җавап тотарга туры киләчәк. Менә шундый хәлләр. Кибетләрне яңача сатуга җиһазлау шактый кыйммәткә төшәчәк. Акча юклыкка сылтау урынсыз, чөнки закон үтәлергә тиеш. 2016 елның 1 гыйнварына кадәр аракы белән сәүдә итүчеләргә яңа системаны өйрәнү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X