Юлбат авылы кызы Гүзәл Кәримова - Татарстан чемпионы
Юлбат авылы кызы Гүзәл Кәримова шашка спорты белән кечкенәдән шөгыльләнә һәм укырга кергәнче үк ярышларында призлы урыннар ала башлый. Шушы көннәрдә хәзерге вакытта Саба гимназиясенең XI сыйныфында белем алучы Гүзәл 19 яшькә кадәрге кызлар арасында Казанда рус шашкасы буенча үткәрелгән чемпионатта район данын яклады. Ул республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән, шулай...
Юлбат авылы кызы Гүзәл Кәримова шашка спорты белән кечкенәдән шөгыльләнә һәм укырга кергәнче үк ярышларында призлы урыннар ала башлый.
Шушы көннәрдә хәзерге вакытта Саба гимназиясенең XI сыйныфында белем алучы Гүзәл 19 яшькә кадәрге кызлар арасында Казанда рус шашкасы буенча үткәрелгән чемпионатта район данын яклады. Ул республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән, шулай ук Удмуртиядән, Чувашиядән килгән 104 спортчы арасында, барлык көндәшләреннән өстен чыгып, Татарстан чемпионы булуга иреште. Чемпионат кубогына, алтын медаленә, Дипломга лаек булган Гүзәл Кәримованы (тренеры Равия Кәримова) алда яңа җиңүләр көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев