Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тимершык авылында миллионны урлаучыны тотылды

Инде матбугатта хәбәр ителгәнчә, 19 июньгә каршы төндә билгесез кеше "Кооператор" кулланучылар җәмгыятенең Тимершык авылында урнашкан "Ашамлыклар" кибетенә үтеп кереп, банкоматтан бер миллион сумнан да ким булмаган күләмдә акча урлаган иде. Әлеге факт буенча Россия Эчке министрлыгының Саба районы бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатылып, оператив-эзләү башланып китте. Күрелгән тикшерү чаралары...

Инде матбугатта хәбәр ителгәнчә, 19 июньгә каршы төндә билгесез кеше "Кооператор" кулланучылар җәмгыятенең Тимершык авылында урнашкан "Ашамлыклар" кибетенә үтеп кереп, банкоматтан бер миллион сумнан да ким булмаган күләмдә акча урлаган иде. Әлеге факт буенча Россия Эчке министрлыгының Саба районы бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатылып, оператив-эзләү башланып китте. Күрелгән тикшерү чаралары нәтиҗәсендә җинаять ачылды һәм тупланган материаллар эшне өйрәнү һәм судка җибәрү өчен прокуратурага бирелде. Хәзерге вакытта гаепләү нәтиҗәсе район судында һәм җинаятьне кылучылар гадел хөкем нигезендә тиешле җәзасын алачак.

Рәшит Ахунов,

район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев