15 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Татарстанлылар Франция халкы белән бергә кайгыра
Франциянең Казандагы Мактаулы консулы, профессор Андрей Ершов "Татар-информ" агентлыгына кичә төнлә Парижда булган терактлар сериясен шәрехләде.
-
Аерылам мин, башка түзә алмыйм...
"Кияүгә чыкканыма ике ел булды. Беренче вакытта бар да әйбәт кебек иде. Бала көткәндә дә бер генә авырлык та күрмәдем. Ирем сүземнән чыкмады. Нәрсә кушсам, шуны эшләде. Теләгән ризыгымны алып бирде. Хәтта пешереп тә ашата, юа да, җыештыра да иде. Ул вакытта хан кызы кебек яшәдем. Бала тугач, хәлләр үзгәрде....
-
Үз туган көнендә КАМАЗ астында үлгән [_фото]
Әлеге фаҗига 13 ноябрь көнне Алабуга шәһәрендә килеп чыккан. Үз туган көнен бәйрәм итүче хатын-кыз юл аша чыкканда ялгыш таеп егылган, тик торырга җитешми калган. Узып баручы йөк машинасы аны күрмәгән. Нәтиҗәдә, КАМАЗ арткы тәгәрмәчләре белән хатын аша чыккан. Кызганычка каршы, табиблар аны коткарырга җитешмәгән. Күпсанлы җәрәхәтләрдән хатын җан биргән....
-
Рүзәл Мөхәммәтшин: «Яңа заман авторларын укырга «көчәнеп карадым», күңелемә хуш килмәде...»
- Мин, әлбәттә, китап укыйм. Күп укыйм. Ләкин... Яшьтәшләр, каләмдәшләр, дуслар белән аралашкан вакытта, аларның хәзерге заман чит ил әдәбиятын су урынына эчкәннәрен күреп, сокланам да, шөбһәләнә дә төшәм. Чөнки үзем яңа заман авторларын укырга «көчәнеп карадым», күңелемә хуш килмәде. Миңа мавыктыргыч сюжет кына җитми. Миңа «бизәкле», образлы тел кирәк...
-
Илфак Шиһапов: "Ярый әле хатын кыз булып тумаганмын"
Бүген тормышны, нигездә, хатын-кызлар алып бара. Нишлисең, шулай килеп чыкты инде. Шәһәрдә дә, авылда да шулай ул. Соңгысында бигрәк тә... К үптәннән бүгенге авыл хатынының бер көне ничек үткәнен язасым килеп йөри иде. Әтнә районының Күлле Киме авылында яшәүче Чулпан Сәлахова белән сөйләшкәч, теләгем ныгыды гына. Чулпан авылның «элитный» урынында...
-
Кызыл Мишә авылында янгын чыккан [+фото]
Кичә, 14 ноябрь, көндезге сәгать 15:01 минутта Кызыл Мишә авылы Пионерская урамына урнашкан бинада янгын чыга. Янгын 95 квадрат метрга тарала Зыян күрүчеләр һәм янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.