Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанлылар Франция халкы белән бергә кайгыра

Франциянең Казандагы Мактаулы консулы, профессор Андрей Ершов "Татар-информ" агентлыгына кичә төнлә Парижда булган терактлар сериясен шәрехләде.

"Татарстанлылар Парижданы коточкыч терактларга карата борчылу белдерә. Татарстан халкы Франция халкыбелән бергә хәсрәт кичерә һәм аларның кайгысын уртаклаша. Бүген иртәдән казанлылар "Альянс Франсез" француз теле һәм мәдәнияте үзәгенә килә, чәчәкләр һәм шәмнәр китерә, - дип хәбәр итте А.Ершов. - Париждагы фаҗигагә бәйле рәвештә кайгы уртаклашырга теләүчеләр Рәхмәтуллин урамы, 1нче йорт урамында урнашкан үзәккә килә яки 292-78-65 телефонына шалтырата ала".

Искәртеп узабыз: Парижданы терактлар сериясе нәтиҗәсендә җомга көнне, соңгы мәгълүматлар буенча, 128 кеше һәлак булды, тагын 250се җәрәхәтләнде. Кайбер мәгълүматларга караганда, теракт өчен җаваплылыкны РФта тыелган "Ислам дәүләте" террорчылык төркеме үз өстенә алган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев