Саба таңнары

14 декабрь 2015 яңалыклары

  • 14 декабрь 2015 - 12:46
    Республикада сәүдә әйләнешендәге спиртлы эчемлекләрнең 30 проценты – ялган
    "Татспиртпром" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Ринат Билалаов әйтүенчә, республикада сәүдә әйләнешендәге спиртлы эчемлекләрнең 30 проценты ялган. Әлеге предприятиенең лаборатория мөдире Ирина Ларионова искәрткәнчә, Татарстандагы бер генә аракы-шәраб заводы да пластик савытларга тутырылган спиртлы эчемлек сатмый. Биш литрлы пластик савытлардагы спиртлы эчемлек Казахстаннан алып керелә. "Ялган спиртлы эчемлекнең бер...
    400
    0
    0
  • 14 декабрь 2015 - 11:11
    Узган ялларда татарстанда юл һәлакәтендә мотоцикл йөртүченең башы өзелгән [+фото]
    12 декабрь көнне кичтән Татарстан юлында коточкыч һәлакәт булган. "Land Rover" машинасы белән идарә иткән исерек ир каршы якка очып чыгып мотоциклны бәрдерә. "ИЖ Планета-5" мотоциклында барган 26 яшьлек егет шунда ук һәлак була. Бәрелүдән аның хәтта башы өзелеп чыккан, дип хәбәр итә "Бизнес Онлайн" газетасы. Авариядә гаепле исерек ир...
    406
    0
    0
  • 14 декабрь 2015 - 07:38
    "Ана" яңа туган кызын табакта батырып үтергән
    4 яшьлек кызы булган ана тагын бер кыз тудыра. Әмма бу аның өчен көтелмәгән бала була, шуңа да тудыру белән хатын аны су салынган табакта батыра. Кызчык үлгәч, пакетка салып, өйалдына чыгарып куя. Удмуртиядә яшәүче хатынга карата җинаять эше кузгатылган, аңа 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Әлмәт таңнары
    568
    0
    0
  • 14 декабрь 2015 - 07:32
    Казанда 8 миллион сумлык чыршының утлары кайчан кабыначагы билгеле булды
    Казанның Меңъеллык паркында урнашкан төп яңа ел чыршысы утлары 28 декабрьдә кабына. Бу хакта шәһәр мэриясенең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды. Быел шәһәрнең төп чыршысы башкача бизәләчәк. Чыршының конструкциясе үзгәрешсез калса да, ылыслы агачка бик күп яңа ел бизәкләре эленәчәк, аны бизи торган "Төнге шәһәр утлары" дип аталган яктылык иллюминациясе...
    401
    0
    0
  • 14 декабрь 2015 - 07:26
    Яшелчәләр турында кызыклы мәгълүмат
    - Кытайда гигант яшелчәләр үстерә башлаганнар. Аларны космоста серкәләндереп тапканнар, космоста яралган помидор - 250-800 г, ә борыч 200-400 г авырлыкта. Шунысы да бар: җирдә яралмасалар да, яшелчәләрнең файдалы матдәләре үзгәрмәгән. Бер генә "җитешмәгән" ягы бар: бәясе - йолдызлар кебек, буй җитмәслек. - Өч көн суыткычта саклаганнан соң яшелчә 30...
    624
    0
    0
  • 14 декабрь 2015 - 07:22
    Керемнәребез һаман саен кимеп торган чорда акчаны ничек җиткерергә
    Товар бәяләре көннән-көн арткан, ә керемнәребез һаман саен кимеп торган чорда яшибез. Белгечләр хезмәт хакыбызның 85 процентка кадәрен ашау-эчү һәм кичектереп булмый торган ихтыяҗларга тотуыбызны исәпләп чыгарган инде әнә. Акчасызлык чорын үзегезне бик вакчыл кеше итеп тоймыйча гына үткәреп җибәрү мөмкинлеге бирердәй киңәшләребезне тотып карагыз әле. Файдасы булмый калмастыр, шәт....
    425
    0
    0
  • 14 декабрь 2015 - 06:20
    Бәйрәм ямен янгын алмасын
    Яңа ел бәйрәмнәре - ул массакүләм иртәләр, ял кичәләре һәм иминлекне, әлбәттә, кайгыртып та чаралар күрү чоры. Бәхетсезлек килеп чыкса, бәйрәмнең ни яме кала!
    501
    0
    0
  • 14 декабрь 2015 - 05:24
    Бурычларыңны түләмәсәң машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр
    Тиздән Татарстанда җыелган бурычларын түләргә ашыкмаучы затларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр. Киләсе елның 15нче гыйнварыннан башлап, суд приставлары бурычлы затларны машина йөртү хокукыннан вакытлыча азат итү мөмкинлеге алачак. Иң мөһиме: әлеге карарны кабул итү өчен бурычлы затның штрафлары 10 мең сумнан артыграк булырга тиеш. Шул ук вакытта тагын бер...
    398
    0
    0
  • 14 декабрь 2015 - 05:16
    Пенсиянең тупланма өлешен туктатып торачаклар
    2016нчы елда пенсиянең тупланма өлешен туктатып торачаклар. 1967нче елдан соң туган хезмәткәрләрнең пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга мораторий кертелгән. Иминиятләштерү түләүләре Пенсия фондына иминиятләштерү пенсиясен формалаштыруга барачак. Безнең гәҗит
    389
    0
    0
Реклама