Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшелчәләр турында кызыклы мәгълүмат

- Кытайда гигант яшелчәләр үстерә башлаганнар. Аларны космоста серкәләндереп тапканнар, космоста яралган помидор - 250-800 г, ә борыч 200-400 г авырлыкта. Шунысы да бар: җирдә яралмасалар да, яшелчәләрнең файдалы матдәләре үзгәрмәгән. Бер генә "җитешмәгән" ягы бар: бәясе - йолдызлар кебек, буй җитмәслек. - Өч көн суыткычта саклаганнан соң яшелчә 30...

- Кытайда гигант яшелчәләр үстерә башлаганнар.

Аларны космоста серкәләндереп тапканнар, космоста яралган помидор - 250-800 г, ә борыч 200-400 г авырлыкта. Шунысы да бар: җирдә яралмасалар да, яшелчәләрнең файдалы матдәләре үзгәрмәгән. Бер генә "җитешмәгән" ягы бар: бәясе - йолдызлар кебек, буй җитмәслек.

- Өч көн суыткычта саклаганнан соң яшелчә 30 % витаминын югалта. Ә бүлмә температурасында витаминнарның 50 %ыннан колак кага.

- Британия галимнәре, вегетариан хатын-кызларның кыз бәби табу мөмкинлеге 20 %ка күбрәк, дип белдерә. Кыз табасыгыз килсә, яшелчә генә ашап торыгыз.

- Япония галимнәре чили борычы һәм соя стресслар вакытында коелган чәчне үстерә дигән нәтиҗәгә килгән.

Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев