Саба таңнары
  • Тат Лат
  • 5 ноябрь 2019 яңалыклары

    • 5 ноябрь 2019 - 19:40
      Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә
      Көндезге сәгатьләрдә һава 12 градуска кадәр җылынырга мөмкин.
      317
      0
      0
    • 5 ноябрь 2019 - 15:39
      Халыклар бердәмлеге көне
      4 ноябрьда илебез дәүләт бәйрәмен — Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу зур патриотик бәйрәм, милли бердәмлек һәм гражданлык дөньясы символы. Шушы бәйрәм уңаеннан, Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, балигъ булмаган балалар белән, “Бердәмлектә- безнең көч” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: үз Ватаныңа, илнең дәүләт символларына карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү; халыклар бердәмлеге көненә күмәк аппликация эшләү; бәйрәм кәефе булдыру.
      289
      0
      0
    • 5 ноябрь 2019 - 15:23
      Белгечләр 2020 елгы җанисәпне электрон юл белән үтеп булу өстенлекләрен аңлатты
      Интернет-җанисәптә катнашучылар электрон кәгазьне тутыруын раслый торган код алачак.
      705
      0
      0
    • 5 ноябрь 2019 - 15:18
      «Халыклар бердәмлеге» көненә багышланган концерт
      3 ноябрь көнне, Көек авыл клубында, сезон ачылуга һәм «Халыклар бердәмлеге» көненә багышланган, "Без бергә!" дип исемләнгән концерт булып узды. Концертта Кызыл-Мишә мәдәният йорты, Көек авыл клубы хезмәткәрләре һәм Кызыл Мишә, Көек авыллары үзешчәннәре катнашты. Бик күп җырлар яңгырады һәм күңелле биюләр башкарылды. Концертка килгән тамашачылар күтәренке кәеф алдылар. Артистларга алкышлар белән рәхмәт әйттеләр.
      285
      0
      0
    • 5 ноябрь 2019 - 14:50
      Гаиләләр ана капиталыннан айлык түләүне сорап активрак мөрәҗәгать итә башладылар
      2019 елның тугыз ай эчендә республика Пенсия фонды ана капиталыннан айлык акча алу өчен 759 (Саба-2) гаиләдән гариза кабул итте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда гаризалар саны өч тапкырга арткан. Быел гаиләләргә түләү чыгымнары тагын да артты һәм сентябрьгә 49,5 млн. Сум (Саба-310512,00) тәшкил итте.
      267
      0
      0
    • 5 ноябрь 2019 - 13:47
      Өйдә хәлвә ясаганыгыз бармы?
      Барыбыз да бик яратып ашаган хәлвәне өйдә ясап булганын белә идегезме? Бик җиңел һәм тәмле рецепы бар сезнең белән дә уртаклашасыбыз килә.
      384
      0
      0
    • 5 ноябрь 2019 - 13:34
      Казан үзәгендә янган күпкатлы бинаның өстәге катларыннан биш кешене коткарганнар
      Хәзерге вакытта Назарбаев урамындагы тугыз катлы бинада янгын сүндерелгән.
      291
      0
      0
    • 5 ноябрь 2019 - 11:45
      Халыклар бердәмлеге көне
      «4» ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәм 2005 елдан билгеләп үтелсә дә, аның тарихы ерак 17 гасырга барып тоташа. Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре бу уңайдан «Без көчле бердәм халык» дип исемләнгән тарих сәгате уздырдылар. Китапханәче китап күргәзмәсенә нигезләнеп укучыларга бәйрәмнең асылы,килеп чыгу тарихы турында бай мәгълүмат җиткерде. «Дуслык-бердәмлек нигезе» дигән уен викторинада катнашып укучылар сорауларга җавап бирделәр. Бердәмлек темасына стена газетасы чыгарылды,рәсем конкурсы уздырылды.
      252
      0
      0
    • 5 ноябрь 2019 - 11:38
      БАШ МИЕНЕҢ МУЗЫКАГА МӨНӘСӘБӘТЕ
      Сәнгать тудырган әсәрләр һәм образлар, ни генә дисәң дә, баш миенең иҗат җимеше булып кала бирә. Безнең рациональ фикер йөртүебез өчен дә, искитәрлек иҗади табышларыбыз һәм сәер фантазияләребез өчен дә баш мие җаваплы. Музыка да иң серле органыбыз белән бәйле. Йөрәктән чыккан йөрәккә үтеп керә дигән әйтемне үзгәртеп, болай дия алабыз: баш миеннән чыккан баш миенә үтеп керә. Әмма ни рәвешле?
      229
      0
      0
    • 5 ноябрь 2019 - 11:07
      Югары-Утар балалар йорты-интернатыннан чыгарылган тәрбияләнүчеләрнең очрашуы
      2019 елның 24 октябрендә Югары Утар балалар йортында 1962 елдан бирле тәрбияләнүчеләр өчен һәм шулай ук балалар йорты хезмәткәрләре өчен бик мөһим истәлекле очрашу булып узды. Бу очрашуга без аеруча дулкынланып әзерләндек. Очрашуга Казан, Алабуга, Чүриле , Кама Аланы , Чистай ПНИларыннан һәм шулай ук Дәрвишләр балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр килгән иде, барлыгы 51 бала җыелды.
      433
      0
      0
    • 5 ноябрь 2019 - 10:43
      «Китап - күңел көзгесе» дигән исем астында танып-белү сәгате
      Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый. Укучыда китапка кызыксыну уяту өчен аны төрле чаралар аша тәкъдим итә белергә кирәк. Иләбәр авыл китапханәчесе Өтернәс авыл клубында яңа кайткан һәм укучылар тарафыннан яратылып укый торган китапларны тәкъдим итү максатыннан «Китап - күңел көзгесе» дигән исем астында танып-белү сәгате уздырды. Күргәзмәгә куелган китапларга обзор ясалды, иң кызыклы җиреннән өзекләр укылды.
      258
      0
      1
    • 5 ноябрь 2019 - 10:34
      Кече Кибәче авылында үзара салым буенча гражданнар җыены
      Кече Кибәче авылында 2020 елга үзара салым акчасын җыю һәм аны Кече Кибәчедә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәйкәлен төзеп бетерүгә тоту буенча гражданнар җыены булып узды. Соңыннан Теләче районы Әбде авыл җирлеге үзешчәннәре белән берлектә Бердәмлек көненә карата концерт куелды.
      255
      0
      0
    • 5 ноябрь 2019 - 10:24
      Кукмара районында тәмәке белән йоклап киткән ир-ат һәлак булган
      Янгын дүшәмбе көнне, 4 ноябрьдә кич, Березняк авылында Ленин урамында чыккан.
      277
      0
      0
    • 5 ноябрь 2019 - 09:29
      Төбәк авылында үзара салым хисабына чишмә төзекләндерү
      Төбәк авылында үзара салым хисабына чишмә төзекләндерү эшләре тәмамланды.
      248
      0
      0
    Реклама