Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Өйдә хәлвә ясаганыгыз бармы?

Барыбыз да бик яратып ашаган хәлвәне өйдә ясап булганын белә идегезме? Бик җиңел һәм тәмле рецепы бар сезнең белән дә уртаклашасыбыз килә.

Кирәк булачак:

*350 гр чистартылган көнбагыш орлыгы (кунжут орлыгыннан да ясарга була)

*190 гр бодай оны, 150-200 гр шикәр

*берәр уч арахис яки башка берәр чикләвек (булмаса да ярый)

*125 мл су, 125 мл үсемлек мае

Әзерләү: 

Көнбагыш орлыгын табада кыздырабыз һәм блендер яки ит тарткыч аша берничә мәртәбә әйбәтләп уып  чыгарабыз. Онны да кыздырып алабыз. Тирән савытта он белән төелгән орлыкларны кушып болгатабыз. Шикәр белән суны 5 – 7 минут кайнатып сироп ясыйбыз, ул арада коры катнашмага май салып бутыйбыз. Чикләвекләр салырга да була. Иң азактан сироп салына һәм барысы тагын бер кат яхшылап болгатыла. 

 Азык пленкасы җәелгән яки майланган формага бушатып, берничә сәгатькә калдырабыз. Хәлвә әзер!

Фото: ru.depositphotos.com

Чыганак: idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X