Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан үзәгендә янган күпкатлы бинаның өстәге катларыннан биш кешене коткарганнар

Хәзерге вакытта Назарбаев урамындагы тугыз катлы бинада янгын сүндерелгән.

Казанда ут капкан күпкатлы бинадан биш кешене коткарганнар. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын бүген, 9:44 сәгатьтә, Назарбаев урамы 54 нче йортта чыккан. Урында №1 янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре 4нче каттагы кухня януын ачыклаган. Өстәге катлардагы кешеләр ярдәм сораган.

Янгын сүндерүчеләр автомат күтәргеч һәм автобаскыч ярдәмендә өстәге катлардан биш кешене коткарган.

10:22 сәгатьтә янгын сүндерелгән. Һәлак булучылар, зыян күрүчеләр һәм фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Фото: ГУ МЧС РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев