Саба таңнары
  • Тат Лат
  • 22 сентябрь 2020 яңалыклары

    • 22 сентябрь 2020 - 16:15
      Тирә-якны җыештыру
      19нчы сентябрь көнне Тимершык авыл җирлегендә су буйларын, чишмәләрен чистарту буенча өмәләр оештырылды.
      178
      0
      0
    • 22 сентябрь 2020 - 16:08
      «Бөек Болгар» урта гасыр сугышы фестиваленә бушлай килергә мөмкин
      Чара 2020 елның 26 һәм 27 сентябрендә ике көн дәвамында узачак.
      170
      0
      0
    • 22 сентябрь 2020 - 16:05
      «Саба» җәмгыятенең "Явлаштау" бригадасында пай җирләренә ашлык бирделәр
      19, 20 сентябрь көннәрендә Явлаштау авыл җирлегендә «Саба» җәмгыяте пай җирләрен арендага биргән хуҗалыкларга ашлык бирде. 1 га пай җире өчен аренда түләвенең күләме җәмгыять буенча 800 сум тәшкил итә.
      114
      0
      0
    • 22 сентябрь 2020 - 15:53
      Тынычлык күгәрчене
      21 сентябрь-Бөтендөнья тынычлык көне. Шундый истәлекле көнне Шәмәрдәндә мөһим вакыйга булды. Шәмәрдән лицееның «Җиңү волонтерлары» һәм «Юнармия» отрядлары активистлары, шулай ук Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре “Тынычлык күгәрчене” акциясен уздырдылар. Балалар шарларга беркетелгән кәгазь күгәрченнәрне һавага җибәрделәр. Әлеге күгәрченнәргә Бөек Ватан сугышында һәлак булган ветераннарның һәм тыл хезмәтчәннәренең исемнәре язылган. Акция Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ункөнлек кысаларында үткәрелде.
      151
      0
      0
    • 22 сентябрь 2020 - 14:08
      “Арсенал” операциясе
      Районыбызда 21 сентябрьдән законсыз сакланучы утлы коралны, шартлаткыч матдәләрне һәм җайланмаларны ачыклау максатында “Арсенал” оператив-профилактика операциясе башланды. Полицейскийлар ау мылтыклары һәм башка төр утлы коралны саклау кагыйдәләренең үтәлешен, хуҗаларына бирелгән лицензиянең гамәлдә булу срокларын тикшерәчәкләр.
      140
      0
      0
    • 22 сентябрь 2020 - 13:30
      Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
      Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила: Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений с 18 час. 22 сентября до 18 час. 23 сентября 2020 г.
      61
      0
      0
    • 22 сентябрь 2020 - 13:11
      Татарстан җыелма командасы WorldSkills Russia чемпионатында 38 алтын медаль алды
      Пандемия сәбәпле, илкүләм беренчелегендә катнашучы 200 республикалы Новокузнецкига финалга бармады, ә Татарстанда биремнәрне үтәп, дистанцион ярышты.
      139
      0
      0
    • 22 сентябрь 2020 - 11:43
      Быел Татарстанда 4785 гектар урман мәйданында агач утыртылган
      2020 елда «Урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 197,7 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.
      177
      0
      0
    • 22 сентябрь 2020 - 11:17
      Федераль инспектор кабул итә
      2020 елның 23 сентяб­рендә Байлар Сабасында Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнар­ны һәм юридик затларны кабул итәчәк. Кабул итү Татарстан Республикасы прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчелеге белән бер­лектә узачак. Гражданнарны һәм юридик затларны кабул итү Байлар Сабасы штб., Г.Закиров урамы, 52нче йорт адресы буенча булачак.
      120
      0
      0
    • 22 сентябрь 2020 - 10:59
      «Җырлыйк бергә, бер күрешү – үзе бер гомер» концерты
      21 сентябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йортында «Балкыш» социаль - тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләргә «Җырлыйк бергә, бер күрешү үзе бер гомер» дип исемләнгән хәйрия концерты тәкъдим ителде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән беррәттән «Тулган ай» фольклор коллективы чыгыш ясады. Бәйрәм программасында тамашачылар иң матур концерт номерларын күрделәр. Концерт халык җырлары, татар биюләре белән үрелеп барды. Кунаклар концерт программасында катнашучыларның барысын да алкышлар белән каршы алдылар. Залда гаҗәеп җылы бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде.
      141
      0
      0
    • 22 сентябрь 2020 - 10:03
      Татарстанда өч балалар бакчасы төзелеше тәмамланып килә
      Мәктәпкәчә учреждениеләрне төзү «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә алып барыла.
      192
      0
      0
    • 22 сентябрь 2020 - 09:23
      Татарстан укучыларын финанс белеменә онлайн укытачаклар
      «Финанс белеме буенча онлайн-дәресләр» проектының көзге сессиясе башланды.
      156
      0
      0
    • 22 сентябрь 2020 - 09:17
      Олы Кибәче авыл җирлеге Советының дүртенче чакырылыш беренче утырышы
      Олы Кибәче авыл җирлегендә Олы Кибәче авыл җирлеге Советының дүртенче чакырылыш беренче утырышы булды. Утырышта җирлекнең 7 депутаты катнашты, авыл җирлеге башлыгы, аның урынбасары, Саба муниципаль район Советына вәкил сайланды.
      169
      0
      0
    • 22 сентябрь 2020 - 08:22
      Әбиләр чуагы Татарстанга атна уртасында киләчәк
      Төнге суыкларга карамастан, көндез республика территориясендә термометр баганалары +21 градуска кадәр күтәреләчәк.
      475
      0
      0
    • 22 сентябрь 2020 - 07:50
      Татарстанда +17 градуска кадәр җылытачак
      Көндез яңгырлар булырга мөмкин.
      219
      0
      0
    Реклама