Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда өч балалар бакчасы төзелеше тәмамланып килә

Мәктәпкәчә учреждениеләрне төзү «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә алып барыла.

Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе өч балалар бакчасының ничек төзелүен тикшерде. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре инде югары әзерлек дәрәҗәсендә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Инспекторлар кайбер җитешсезлекләрне ачыклады. Подрядчылар барысын да якын арада төзәтергә сүз бирде. Барлык кисәтүләрне төзәткәннән соң, балалар бакчалары проект документларына туры килү турында бәяләмә алачак.

Казанда урнашкан ике балалар бакчасын төзүчеләр якын арада файдалануга тапшырырга планлаштыра. Аларның һәркайсы 220 балага исәпләнгән. Һәр учреждениенең гомуми мәйданы - 3,8 мең квадрат метр. Биналар бер типик проект буенча төзелгән, әмма аларның һәркайсы өчен үзенчәлекле дизайн эшләнгән.

Тагын бер балалар бакчасы Саба районында төзелә. Мәктәпкәчә учреждение 50 урынга исәпләнгән. Бина уен бүлмәләре белән төркем ячейкалары, йокы бүлмәләре, буфет белән җиһазландырылган. Урамда уен мәйданчыгы һәм өсте ябулы корылма бар. Объектның гомуми мәйданы 1,4 мең квадрат метр тәшкил итә. Биредә эшләр тәмамланган инде, йомгаклау тикшерүе билгеләнгән.  

Фото: архив/Ирина Апачаева

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев