Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Арсенал” операциясе

Районыбызда 21 сентябрьдән законсыз сакланучы утлы коралны, шартлаткыч матдәләрне һәм җайланмаларны ачыклау максатында “Арсенал” оператив-профилактика операциясе башланды. Полицейскийлар ау мылтыклары һәм башка төр утлы коралны саклау кагыйдәләренең үтәлешен, хуҗаларына бирелгән лицензиянең гамәлдә булу срокларын тикшерәчәкләр.

Халык арасында законлы тәртиптә теркәлмәгән утлы коралны үз ирегең белән тапшыруның зарурлыгын аңлатачаклар. Алар хокук бозу билгеләре ачыкланмаган очракта җинаять җаваплылыгыннан азат ителәләр һәм акчалата түләү алачаклар. Үз ирегең белән искергән ау мылтыкларын, травматик пистолетларны, Ватан сугышы булган урыннарда табылган коралларны, патроннарны тапшырырга мөмкин. Корал тапшыру тәртибе бик гади, моның полиция бүлегенә барып гариза язарга гына кирәк. Законсыз рәвештә утлы корал саклаучылар ачыкланса, аларга карата җинаять эше кузгатылачак. Коралны яшертен саклау фактлары билгеле булган очракта гражданнарга полиция бүлегенә (тел: 2-32-02) хәбәр итәргә кирәк. Конфиденциальлек гарантияләнә. Операция 25 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев