22 сентябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре уңыш бәйрәме кысаларында “Көз бүләкләре” – күргәзмә, шул тематикада фотозона ясадылар. «Кабак кына димәгез!» дип исемләнгән мастер класс оештырылды. Фатхриева Гүзәл кабактан торт пешерү серләренә төшендерде, рецепт белән таныштырды. “Кабакның файдалы үзлекләре” дигән исем астында стенгазета эшләнде.